Кама ягы
  • Рус Тат
  • Лаешта монастырь ачылачак

    Бу турыда узган якшәмбедә София соборында гыйбадәт үтәкәргән, ә аннан соң Могҗизалар тудыручы изге Николай храмында булган Казан һәм Татарстан митрополиты хәбәр итте. Лаешка митрополит Феофан килү турындагы хәбәр дин тотучылар арасында тиз таралды. Бәйрәм гыйбадәтенә район үзәгеннән һәм якын-тирә авыллардан мәхәллә кешеләре җыелды. Алар ирләр хоры һәм София соборында...

    Бу турыда узган якшәмбедә София соборында гыйбадәт үтәкәргән, ә аннан соң Могҗизалар тудыручы изге Николай храмында булган Казан һәм Татарстан митрополиты хәбәр итте.

    Лаешка митрополит Феофан килү турындагы хәбәр дин тотучылар арасында тиз таралды. Бәйрәм гыйбадәтенә район үзәгеннән һәм якын-тирә авыллардан мәхәллә кешеләре җыелды. Алар ирләр хоры һәм София соборында эшләп килүче хор җырлавын тантаналы тынлыкта тыңладылар. Дин тотучылар "причастие" йоласын аерым бер хис белән кабул иттеләр.

    Владыка илаһи литургия үткәрде һәм вәгазь белән чыгыш ясады. Ул гомумкешелек кыйммәтләре, әхлак һәм халыкның рухилыгын үстерү өчен һәркемнең җаваплылыгы турында сөйләде.

    Митрополит район башлыгы Михаил Афанасьев турында күп кенә яхшы сүзләр әйтте:

    -Ул Татарстанның иң яхшы район башлыкларының берсе. Без һәрчак уртак тел табабыз.

    Монда, София соборында, Казан һәм Татарстан митрополиты Лаешта хатын-кызлар монастырен торгызу турында карар кабул ителү турында хәбәр итте. Аннан соң өстәде:

    -Алар Казанда, Свияжскида бар. Сезнең шәһәр моңа лаек. Монастырь барлыкка килү икътисад үсешенә дә уңай йогынты ясаячак. Дини храмнар пәйда булган җирдә һәрчак халык күп була һәм әлеге җирлекне бары чәчәк ату гына көтә, - дип билгеләде митрополит Феофан.

    Аннан соң дәрәҗәле кунак Могҗизалар тудыручы изге Николай храмында булды. Владыка бинаны карады, аны торгызу буенча үткәрелгән зур эшне билгеләде. Дин тотучылар владыканың әлеге борынгы соборны ремонтлауга 100 мең сум акча бүлеп бирелү турындагы сүзләрен шатланып кабул иттеләр.

    Владыка Бутырида да булды, ул анда скит - Казанның Успение монастыреның ярдәмче хуҗалыгы көнкүреше белән танышты һәм авыл храмын карады.

    Казан һәм Татарстан митрополиты килү барлык дин тотучылар өчен чын бәйрәмгә әйләнде, һәм беренче чиратта - күңел бәйрәменә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: