Кама ягы
  • Рус Тат
  • Лаешта тәрәзә юу өчен зыянлы сыеклык сатканнар

    Роспотребнадзорның ТР идарәсе Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары территориаль бүлеге белгечләре кибетләрнең берсендә составында метанол 400 тапкырга артыграк булган тәрәзә юу сыеклыгын ачыклаганнар. Бу Лаешның "1000 мелочей" кибетен планнан тыш тикшерү вакытында ачыклана. Сыйфатсыз (ә дөресрәк әйтсәк - куркыныч) "Стеклоомывающая жидкость "NordWind" биш литрлы шешәләрдә була. Мәскәүдә җитештерелгән. -Кибет хуҗасы...

    Роспотребнадзорның ТР идарәсе Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары территориаль бүлеге белгечләре кибетләрнең берсендә составында метанол 400 тапкырга артыграк булган тәрәзә юу сыеклыгын ачыклаганнар.

    Бу Лаешның "1000 мелочей" кибетен планнан тыш тикшерү вакытында ачыклана. Сыйфатсыз (ә дөресрәк әйтсәк - куркыныч) "Стеклоомывающая жидкость "NordWind" биш литрлы шешәләрдә була. Мәскәүдә җитештерелгән.

    -Кибет хуҗасы әлеге товарга накладной күрсәтте, - дип аңлата Роспотребнадзорның Лаеш территориаль бүлеге начальнигы Ирина Карпова. - Сатыла торган сыеклык белән бер шешәне без лабораториягә тикшерүгә җибәрдек. Ул әлеге сыеклыкта метил спиртының (метонол) нормадан 424 тапкыр артык булуын күрсәтте. Планнан тыш күчмә тикшерү нәтиҗәсе буенча сәүдә ноктасы хуҗасы административ җаваплылыкка тартыла. Моннан тыш, өч шешәне сатудан алу турында күрсәтмә бирелде. Бу продукция инде утильләштерелгән. Шуны искә төшерергә кирәк, тәрәзә юу сыеклыгы ацетонга охшаш специфик искә ия булырга тиеш. Бу анда изопропил спирты булу турында сөйли. Ә ис булмау сагайтырга тиеш. Изопропил спирты очсызрак метил спиртына алыштырылган булу ихтималы бар. Аның исе юк, әмма ул сәламәтлек өчен зыянлы.

    Белешмә өчен:

    Метил спирты (метанол) - көчле кумулятив агу, ул нерв һәм кан тамырлары системасына, күз нервларына, күзнең челтәр катлавына тәэсир итә. Ул организмнан акрын чыгарыла, шуңа күрә акрынлап анда туплана бара.

    Метил спирты ингаляция вакытында, зарарланмаган тире аша үтеп кергәндә, йотканда кискен агулануга, хәтта үлемгә китерә ала. Ул өске сулыш юлларының, күзләрнең лайлалы тышчасын ярсыта.

    Метанолның озак вакыт тәэсир итүе баш әйләнү, йөрәк һәм бавыр өлкәсендә авырту китереп чыгара, неврастениягә, ВСДга, күрү сәләте начарлануга, ашкайнату-эчәк тракты органнары, югары сулыш юллары авыртуларына, дерматитларга китерә.

    Кулланучыларга киңәшләр

    Тәрәзә юу өчен сыеклыкны бары тик билгеләнгән сәүдә урыннарыннан гына сатып алыгыз. Этикеткага язылган куллану тарасы мәгълүматына игътибар итегез. Анда җитештерүченең адресы, аның турында мәгълүмат, продукция атамасы, аның билгеләнеше, составы, продукция җитештерелгән техник шартларга туры килүе, яраклылык вакыты, саклык чаралары турында мәгълүмат булырга тиеш.

    Товарның иминлегенә хокук кулланучының аерылгысыз хокукы булып тора.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: