Кама ягы
  • Рус Тат
  • Өлкә үзәкләренә Лаешка тиңләшергә була

    2016 елда шәһәр башкарма комитеты эшен Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин нәкъ менә шундый сүзләр белән бәяләде. Лаеш шәһәре башкарма комитеты отчет сессиясенә полицейскийлар, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәләре вәкилләре, эшмәкәрләр һәм башкалар җыелды. Узган ел казанышлары һәм агымдагы елга планнар турында белергә теләүчеләрне район Советының зур залы көчкә сыйдырды....

    2016 елда шәһәр башкарма комитеты эшен Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин нәкъ менә шундый сүзләр белән бәяләде. Лаеш шәһәре башкарма комитеты отчет сессиясенә полицейскийлар, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният өлкәләре вәкилләре, эшмәкәрләр һәм башкалар җыелды. Узган ел казанышлары һәм агымдагы елга планнар турында белергә теләүчеләрне район Советының зур залы көчкә сыйдырды. Җыелышны район башлыгы Михаил Афанасьев алып барды.

    Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Яковлев 2016 елдагы эшләр турында бәян итте.

    -Шәһәр җирлеге территориясен төзекләндерү буенча эш уңышлы бара,- диде Владимир Алексеевич. - Узган ел йомгаклары буенча Лаеш "ТРның иң төзек торак пункты" конкурсында икенче урын алды. "Иске Пристань" территориаль иҗтимагый үзидарәсе Татарстанда иң яхшы дип табылды. Бүләк 608 мең сумлык грант булды, аңа балалар мәйданчыгы төзеләчәк. Октябрь аенда социаль ипотека программасы буенча 36 квартирлы торак йорт файдалануга тапшырылды. Җәй көне Горький паркы ачылды, ул тиз арада шәһәр халкының яраткан ял итү урынына әйләнде. Лаеш техник-икътисад техникумы тулай торак бинасы капиталь ремонтланды. Аның студентлары өчен стадион һәм ачык һавада спорт комплексы төзелде. Вокзал яны мәйданы үзгәртелде. Шәһәрнең берничә урамына асфальт җәелде. Юл капламының 936 квадрат метрында чокырлар ямалды. Электрүткәргеч линияләр яңартылды, яктырткычлар һәм яктырту мачталары алыштырылды. 490 метр суүткәргеч һәм 180 метр канализация челтәре, шулай ук 48 кое ремонтланды. "Березка" балалар бакчасында җәйге япмалар урнаштырылды. Державин мәйданында һәм Горький паркында фонтоннар җиһазланды. 236 агач утыртылды.

    -Лаеш төрле әһәмиятле мәдәни чаралар үткәрү урынына әйләнә бара. Алар арасында - шигырь бәйрәме, Державин исемендәге әдәби премия тапшыру, блогерлар форумы һәм Сабантуй. Август аенда педагогларның республика киңәшмәсе булды, аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

    2017 елга эш планнары тагы да зуррак.

    -Лаеш районында биш юбилей билгеләп үтеләчәк,- дип дәвам итте Владимир Яковлев. - Зур кунаклар килү көтелә, шуңа күрә күп эшләр башкару зарур. Шәһәр инфраструктурасын үстерү буенча эшләр дәвам итә. Сәйдәшев урамында тугыз катлы йорт һәм ЗАГСның яңа бинасы төзелеп бетәчәк. Авария хәлендәге 14 бинада яшәүчеләрне күчерү планлаштырыла. Кама яр буе яхшы якка үзгәрәчәк. Шәһәр территориясе ташландык корылмалардан чистартыла. Юллар салу, суүткәргечне алыштыру һәм ЛЭПны үзгәртү эшләре тукталмаячак.

    -Барлык эшләрне сөйләшеп, килешеп эшләгәндә генә куелган максатларга ирешеп була,- дип белдерде район башлыгы Михаил Афанасьев.- Ниндидер проектка акчалар җитмәгән чаклар да була. Андый вакытта бизнес вәкилләре ярдәмгә килә, алар безнең муллык өчен күп эшлиләр. Безнең эшлисе эшләр бар әле. Без шактый югары күтәрелдек, хәзер түбән төшәргә ярамый.

    Айрат Сибагатуллин да үз фикерен әйтте.

    -Мин Россиянең төрле төбәкләрендә булдым. Минем Лаеш күп кенә өлкә үзәкләреннән заманчарак, чистарак торак пункт диясем килә. Мин әле шәһәрнең 15 ел элек нинди булуын хәерлим, ул бик тә күп яхшы якка үзгәргән. Шулай эшләгез!

    Сессия эшчәнлекнең төрле тармакларында уңышларга ирешкән хезмәткәрләргә намуслы хезмәтләре өчен һәм шәһәрне үстерүгә зур өлеш керткән эшмәкәрләргә мактаулы дипломнар тапшыру белән төгәлләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: