Мәктәпкә әзерләнәбез
Җәйге җылы көннәргә шатланырга да өлгермәдек, инде беренче сентябрь якынлаша. Ә аның белән - мәктәп формасы һәм башка уку кирәк-яраклары эзләп кибетләргә йөрү. Беренче сыйныфка әзерләнү - мәшәкатьле һәм кыйммәтле шөгыль. Беренче сыйныфка баручы балаларның әти-әниләренә бирелүче исемлек шактый озын. Безнең хәбәрчебез булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре белән очрашты һәм...
Җәйге җылы көннәргә шатланырга да өлгермәдек, инде беренче сентябрь якынлаша. Ә аның белән - мәктәп формасы һәм башка уку кирәк-яраклары эзләп кибетләргә йөрү. Беренче сыйныфка әзерләнү - мәшәкатьле һәм кыйммәтле шөгыль. Беренче сыйныфка баручы балаларның әти-әниләренә бирелүче исемлек шактый озын.
Безнең хәбәрчебез булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре белән очрашты һәм аларга: "Баланы мәктәпкә җыйнау күпмегә төшә?" дигән сорау бирде.
Надежда С.
-Балалар бакчасыннан соң безнең бераз канцелярия әйберләре калган иде: альбомнар, карандашлар, пластилин, буяулар. Әмма җәй буена улыбыз аларны "эшкә җикте": ул рәсем ясарга, кәгазьдән фигуралар ябыштырырга, пластилиннан сыннар эшләргә ярата. Шуңа күрә барысын да яңадан алырга кирәк. Ә җәй дәвамында улыбызның буйга үсеп китүен әйтмим дә инде. Ручка-дәфтәр-бетергеч-папкалардан тыш җитдирәк әйберләр дә таләп ителә: аяк киемнәре, чалбар, спорт костюмы, күлмәкләр. Бер сүз белән әйткәндә, барлык өс киемен яңартырга кирәк. Ирем белән исәпләп карадык: барысына бергә 23-25 мең сум тирәсе кирәк булачак.
Гүзәл Ф.
-Безгә сатып алырга кирәкле әйберләр исемлеген бирделәр. Бу шимбәдә Казанга бардык, чөнки анда арзанрак та, сайлау мөмкинлеге дә зуррак. Беренче чиратта мәктәп формасы сайладык - ике меңгә төште. Аннан соң блузкалар, водолазкалар, колготкалар, оекбашлар, бантиклар һәм башкалар... Кем кыз үстерә, ул безне аңлар. Яңа мәктәп сумкасына пластилин, картон, төсле кәгазь һәм башка канцтовар тутырдык. Дәфтәрләр һәм альбомнар анда сыймады. Тагын аяк киемнәре, җиңел куртка алдык. Кибеткә бер баруга 10 мең сум акча бетердек. Һәм бу әле исемлектә язылганнарның барысы да түгел. Чаңгы һәм җылы киемнәрне кышка таба алырбыз.
Светлана С.
-Мин инде өченче баламны беренче сыйныфка җибәрәм. Шуңа күрә алданрак әзерләнә башларга кирәген беләм. Август азагында мәктәп кирәк-яраклары базарларында чып-чын ыгы-зыгы. Ә мин әйберләрне ашыкмыйча сайларга яратам. Аннан соң берьюлы бөтенесен алгандагы кебек кыйммәткә дә чыкмый. Әмма барыбер туганнар ярдәменнән башка булдыра алмыйбыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 13:24Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Бөек Җиңү көне белән котладылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иткәндә ветераннарга, концлагерьларның элекке балигъ булмаган тоткыннарына һәм камалыштагы Ленинградта яшәүчегә Россия һәм Татарстан Президентлары бүләкләре һәм открыткалар тапшырдылар.900
-
18 май 2022 - 10:19Газетага элекке бәядән язылып калырга тырышыгыз 2022 елның икенче яртысына “Кама ягы” газетасына язылу компаниясе дәвам итә.4500
-
17 май 2022 - 15:16Безнең гандболчылар Идел буе лидерлары өчлегенә керде Лаеш техник-икътисад техникумы гандболчылары командасы гандбол буенча Россия чемпионатында Идел буе зонасында өченче урын алды.5000
-
17 май 2022 - 11:14Лаеш районы мәктәпләре Ак Барс Банкыннан бүләккә ноутбуклар алды Мәгариф идарәсендә Лаеш мәктәпләре директорларына тантаналы төстә ноутбуклар тапшырылды.1500
-
16 май 2022 - 14:04Тату сыйныф сере нәрсәдә “Тату сыйныф сере нәрсәдә?” дигән сорауга шул исемдәге республика бәйгесендә катнашучылар беренче ел гына җавап бирмиләр.4200
-
16 май 2022 - 10:32Лидия Грабалина: “Бер кеше дә игътибардан читтә калмасын” Лаеш районы сугыш һәм хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы чираттан тыш конференция үткәрде, аның сәбәбе оешманың алыштыргысыз җитәкчесе Рашат Булатов арабыздан китүгә бәйле, ул аны 21 ел җитәкләде.19700
-
15 май 2022 - 14:37Лаешлылар Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иттеләр Җиңү бәйрәмендәге искиткеч май көне бу якты бәйрәмгә бик тә туры килде.49900
-
15 май 2022 - 10:32Язгы көн ел туйдыра Лаеш районы башлыгы агросәнәгать комплексы басуларында булды.51400
-
13 май 2022 - 16:43Бессмертный полк в Лаишево 9 мая 2022 года
-
13 май 2022 - 13:18Лаешта Халыкара гаилә көнен билгеләп үттеләрНикахлашу сарае Лаеш районының яшь һәм өлкән гаиләләре өчен үзенең ишекләрен ачты.53000
-
15 май 2022 - 10:32Язгы көн ел туйдыра Лаеш районы башлыгы агросәнәгать комплексы басуларында булды.51400
-
15 май 2022 - 14:37Лаешлылар Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иттеләр Җиңү бәйрәмендәге искиткеч май көне бу якты бәйрәмгә бик тә туры килде.49900
-
16 май 2022 - 10:32Лидия Грабалина: “Бер кеше дә игътибардан читтә калмасын” Лаеш районы сугыш һәм хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасы чираттан тыш конференция үткәрде, аның сәбәбе оешманың алыштыргысыз җитәкчесе Рашат Булатов арабыздан китүгә бәйле, ул аны 21 ел җитәкләде.19700
-
17 май 2022 - 15:16Безнең гандболчылар Идел буе лидерлары өчлегенә керде Лаеш техник-икътисад техникумы гандболчылары командасы гандбол буенча Россия чемпионатында Идел буе зонасында өченче урын алды.5000
-
18 май 2022 - 10:19Газетага элекке бәядән язылып калырга тырышыгыз 2022 елның икенче яртысына “Кама ягы” газетасына язылу компаниясе дәвам итә.4500
-
16 май 2022 - 14:04Тату сыйныф сере нәрсәдә “Тату сыйныф сере нәрсәдә?” дигән сорауга шул исемдәге республика бәйгесендә катнашучылар беренче ел гына җавап бирмиләр.4200
-
17 май 2022 - 11:14Лаеш районы мәктәпләре Ак Барс Банкыннан бүләккә ноутбуклар алды Мәгариф идарәсендә Лаеш мәктәпләре директорларына тантаналы төстә ноутбуклар тапшырылды.1500
-
18 май 2022 - 13:24Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Бөек Җиңү көне белән котладылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иткәндә ветераннарга, концлагерьларның элекке балигъ булмаган тоткыннарына һәм камалыштагы Ленинградта яшәүчегә Россия һәм Татарстан Президентлары бүләкләре һәм открыткалар тапшырдылар.900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кама ягы (Камская новь)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФC77-47624 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Денис Геннадьевич Суханов
Адрес редакции: юридический / фактический - 422610, Республика Татарстан, г. Лаишево, ул. Марии Ульяновой д.56 (офис 2)
Электронная почта - novayakama@yandex.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции - kamskaja-nov.dir@tatmedia.com
Телефон редакции: 8 (84378) 2-56-47
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика