Кама ягы
  • Рус Тат
  • Мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр

    Лаеш районы мөселманнары Корбан гаетен - хаҗ тәмамлануны аңлатучы бәйрәмне билгеләп үттеләр.

    Корбан гаетен бәйрәм итү традицияләре һәм дин тотучыларның бу көнне махсус санитар-эпидемиологик режим шартларында ничек каршы алулары турында Лаеш шәһәре имам-хатыйбы Зөфәр хәзрәт Габдуллин сөйләде.

    - Корбан гаетендә корбан чалуның мәгънәсе нәрсәдә?

    - Корбан - ул Аллаһы Тәгаләнең изге васыяте, аңа зур буйсынучанлык һәм ул безгә биргән бетмәс-төкәнмәс рәхим-шәфкать өчен рәхмәт белдерүне күрсәтү. Корбан чалуның чын мәгънәсе корбан хайванында түгел, ә буйсынучанлыкта, иманда һәм Аллаһыга ышануда. Корбан бәйрәме кешеләр арасындагы аермаларны юкка чыгара, аларны якынайта һәм алар арасындагы дуслыкны ныгыта, чөнки бәйрәм көннәрендә дин тотучылар барлык тирә-юньдәгеләр өчен дә изге гамәлләр кылырга омтыла, сәдака бирергә, корбан итен таратырга ашыга.

    - Корбан бәйрәмен ничек бәйрәм итәргә?

    - Мөселманнар бәйрәмне Гарәфә көнне кичке намаздан соң ук бәйрәм итә башлый. Кич буе мөэминнәр намаз, Коръән һәм догалар укыйлар һәм тәкъбир әйтәләр. Бәйрәм көне алдыннан, гадәттә, тулысынча юыналар, ә иртә белән, чиста-пөхтә кием-салым киеп, мөселманнар иртәндән үк күмәк намаз уку өчен мәчеткә юнәләләр. Мөэминнәр Коръән укыйлар, имам вәгазен тыңлыйлар, анда корбан чалу йоласының әһәмияте һәм килеп чыгышы аңлатыла. Якыннарына, дусларына һәм туганнарына бәйрәм көннәрендә бүләкләр ясарга тырышалар. Бәйрәмнән соңгы көннәрдә, гадәттә, туганнарына һәм якыннарына баралар, чөнки Корбан бәйрәме көннәрендә аларга бару изге һәм кирәкле санала.

    - Корбан чалуның төп кагыйдәләре нинди?

    Корбан чалу бәйрәмнең өч көнендә башкарыла ала, әмма аны беренче көнне башкару яхшырак. Корбан чалу төнлә мәкруһ дип санала (шәригать буенча теләнмәгән яки тыелган дип танылган гамәлләр – редакция искәрмәсе). Корбанның хуҗасы итне туганнарына, якыннарына, күршеләренә тарата. Пәйгамбәрнең көрәштәшләре итне өч өлешкә бүлгәннәр: бер өлешен үзләренә калдырганнар, икенчесен мохтаҗларга сәдака итеп биргәннәр, өченчесен якыннарына таратканнар.

    - Дәвам итүче коронавирус пандемиясе шартларында нинди куркынычсызлык чаралары күрелде?

    - Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып һәм коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә гает намазын мөмкинлек булганда ачык һавада үткәрергә тәкъдим иттеләр. Корбан бәйрәме чаралары вакытында (вәгазь, намаз, корбан чалу, корбан ите өләшү) барлык саклык чаралары да үтәлде: 1,5 метр дистанцияне саклау, сулыш органнарын индивидуаль саклау чаралары, перчаткалар һәм индивидуаль намазлыклар куллану.

    - Бәйрәм көнендә мөэминнәргә нәрсә телисез?

    - Дөньяда чын изгелек бар - ул үз-үзеңне корбан итү һәм Аллаһ юлында изге гамәлләр кылу. Әлеге бөек хакыйкатьне төшенгән кешеләрне генә дөньяда вә ахирәттә бәхет көтә. Аллаһы Тәгаләнең безгә карата мәхәббәте чиксез, шуңа күрә безгә дә чын күңелдән Аңа гыйбадәт кылырга, Аның боерыкларын үтәргә, үз иманыбызны ныгытырга, Аның рәхим-шәфкатенә ирешү өчен якыннарыбыз хакына үзебезне корбан итәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә изге гамәлләребезне кабул итсен, гыйбадәт кылу әҗерен арттырсын, үзе гафу кылсын һәм яхшы гамәлләр кылырга мөмкинлек бирсен, аның рәхмәтенә һәм җәннәткә ирешергә язсын.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: