Кама ягы
  • Рус Тат
  • Хуҗалары җаваплы

    "Менә бер ай инде оныгымны прививкага йөртәм - аны эт тешләде. Балаларны мәктәпкә курка-курка җибәрәбез - хуҗасыз этләр куркыта. Шуңа күрә иртән мәктәпкә кадәр озатабыз" (ике хатын сөйләшүеннән).

    Статистика күрсәткәнчә, узган елда районның 113 кешесенә җәнлекләр һөҗүм иткән (2011 елда - 66), шуларның 56 сын хуҗасыз "кече туганнарыбыз" тешләгән (2011 елда - 38). Бу саннардан иясез этләрнең кешеләрне тешләү очраклары артуы күренә. Зыян күрүчеләргә котыру авыруыннан прививкалар ясату өчен өч ай дәвамында медицина учреждениесенә йөрергә туры килә. Ә инде курку кичерү - аерым сүз. Психологик җәрәхәт тешләнгән кул һәм аяклар кебек күзгә күренми, ә соңгы нәтиҗәләренең җитди булуы бар.

    Сүз уңаеннан, безнең күп квартирлы йортның гомуми коридорында яшәүче этләр дә хуҗасызларга керә. Сезне җәнлек тешләсә нишләргә?

    -Эт хуҗасы аның өчен җаваплы, шуңа күрә дә мораль һәм матди зыянны нәкъ менә ул түли, - дип җавап бирә Россия ЭЭМ Лаеш районы бүлеге участок полицейскийлары бүлек начальнигы Олег Красницкий шушы сорауга җавап бирә. - Этне йөрергә бәйдә генә алып чыгарга була, аны махсус мәйданчыкта гына җибәрергә рөхсәт ителә. Әгәр андый махсус мәйданчыклар юк икән, кеше аз йөргән урында. Сакчы-каравыл һәм сугышчы токымлы этләрне кыска бәй белән һәм борынчык киертеп алып чыгу зарур. Ә менә исерек гражданнарга һәм 12 яшькә кадәрге балаларга эт белән урамга чыгу һәм җәмәгать урыннарында күренү тыела.

    Әгәр сезне тешләгән этнең хуҗасы сезгә таныш булмаса һәм фаҗига урыныннан качса, зыян китерүчене табуда күршеләрегез яки үтеп баручы кешеләр ярдәм итә ала. Мөгаен, алар урамда мондый этне бер тапкыр гына күрмәгәннәрдер. Соңрак үзеңә артык мәшәкатьләр тудырмау өчен эт һөҗүм иткән урында ук шаһитлар табу яхшы. Әгәр алар сезгә таныш булмасалар, аларның адресларын яки телефон номерларын сорагыз.

    Судка мөрәҗәгать итү өчен эт хуҗасының адресын һәм фамилиясен белү кирәк. Бәлки гаепле як сезгә үзе теләп матди һәм мораль ярдәм күрсәтергә әзердер. Эт хуҗасы судта баш тартса, бу мораль зыян өчен компенсацияне арттыру өчен өстәмә нигез була. Әгәр нинди дә булса компенсация алу өчен суд бердәнбер мөмкинлек булганда, сезнең дәвалануга, транспорт, эш хакын югалту, әйберләр бозылу һәм башкаларга чыгымнарны раслаган документлар җыя башлау зарур. Мораль зыянны раслаучы дәлил -табиб нәтиҗәсе, инвалидлык, эт хуҗасының кимсетүе, ярдәм күрсәтмәү, үз иреге белән зыянны каплаудан баш тарту һәм башкалар булу шарт.

    Гамәлдәге законнарга ярашлы төстә этне тиешле тәртиптә асрамаган, кешегә ташлануга юл куйган затларны (этнең борынчыгы, бәе булмау) административ җаваплылыкка тарту каралган. Бу очракта хуҗа этне асрау кагыйдәләрен боза һәм аны законга ярашлы төстә административ җаваплылыкка тартып була. Штраф күләме бер меңнән ике мең сумга кадәр, ә граждан милкенә яки сәламәтлегенә зыян килгәндә ике меңнән ике мең ярым сумга кадәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: