Кама ягы
  • Рус Тат
  • Озак яшәү өчен эшләргә кирәк

    Гасырлык юбилеен билгеләп үткән Лаеш районының өлкән кешесе Анна Косарева шулай дип исәпли. Анна Фадеевна 1917 елның 10 февралендә Олы Кабан авылында туа. Бала чактан ук әти-әнисез кала. Абыйлары һәм апалары белән кечкенә Аннаны күршеләре сыендыра. Ун яшендә үк ул эшли башлый: "Борьба" колхозында сарыклар көтә, соңрак "Столбище" совхозы фермасында...

    Гасырлык юбилеен билгеләп үткән Лаеш районының өлкән кешесе Анна Косарева шулай дип исәпли.

    Анна Фадеевна 1917 елның 10 февралендә Олы Кабан авылында туа. Бала чактан ук әти-әнисез кала. Абыйлары һәм апалары белән кечкенә Аннаны күршеләре сыендыра. Ун яшендә үк ул эшли башлый: "Борьба" колхозында сарыклар көтә, соңрак "Столбище" совхозы фермасында хезмәт куя. Бөек Ватан сугышы башлану турындагы хәбәрне ул басуда ишетә.

    -Безне окоп казырга җибәрделәр,-дип искә төшерә Анна Фадеевна.- Берничә ай без бик кыен шартларда эшләдек. Аннан соң бар авылыбыз белән урман кисүдә катнаштык. Ирем Петр Семеновичка армиягә чакырып повестка килде. Ул сугышта хәбәрсез югалды. Яңа туган улым әтисен бер кайчан да күрмәде.

    Сугыш беткәч тә ул колхозда эшләвен дәвам итә. Анна Косарева гел эштә була.

    -Эш көне иртәнге сәгать биштә башланды, кояш баткач бетә иде,- дип сөйли юбиляр. - Бернинди машина һәм трактор юк, барысын кулдан эшләдек. Казанга кадәр ашлыклы капчыкларны арба яки чаналар белән ташыдык.

    1977 елда улы фаҗигале төстә һәлак була. Аның җиде баласы кала. Хәзер Анна Фадеевна иркен, якты өйдә яши. Аңа күп санлы туганнары ярдәм итә: килене Галина Васильевна, оныклары, тугыз оныкчыгы һәм өч оныкчык баласы. Һәр ял саен зур гаилә бергә җыела һәм гаиләнең өлкән әгъзасының тормышы һәм кешеләр хакында сөйләвен тыңлый.

    Анна Косарева "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән һәм "Хезмәт ветераны" исеменә лаек булган. 2013 елда Габишевода квартир алган.

    Рәсим Хаҗиев фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: