Кама ягы
  • Рус Тат
  • Җан азыгы әзерлиләр

    Борынгылар әйткәнчә, кешегә яшәү өчен җан азыгы да кирәк. Районның мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән рухи азык экологик яктан чиста, ул халык гореф-гадәтләренә нигезләнгән, үзенә Кама киңлекләре хуш исен сеңдергән һәм йөрәк җылысы белән җылытылган.

    Районның мәдәният учреждениеләре челтәре район мәдәният йортыннан, 21 авыл мәдәният йорты, җиде авыл клубы, үзәк китапханә һәм аның 26 филиалыннан, Лаеш ягы музее, халыкка кино-видео хезмәт күрсәтү учреждениесе, балалар сәнгать мәктәбеннән тора. 69 торак пунктның 30 ында стационар клуб учреждениеләре бар, калган 39ына күчмә автоклублар һәм концерт бригадалары хезмәт күрсәтә.

    Безнең районда 27 милләт вәкилләре яши һәм алар барысы да мәдәни тормышта шактый актив катнаша. Руслар, татарлар, керәшеннәр, чувашлар күпләп яшәгән урыннарда авыл мәдәният йортлары әлеге халыкларның гореф-гадәтләрен саклау һәм пропагандалау буенча мәдәни-методик үзәкләр булып торалар. Никольскийда, Рождествено, Карадули, Урта Девятовода рус мәдәниятен кадерләп саклыйлар, Макаровкада - керәшеннәрнекен. Татар Сараланы, Кече Елга, Пәрәү - татар мәдәнияте үзәге, ә Габишево - чувашларныкы. Әлеге җирлекләрдә халык бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын үткәрү буенча материаллар җыела һәм туплана.

    Мәдәният хезмәткәрләре массакүләм чараларны оештырганда күп кенә факторларны исәпкә алалар, матурлыкка гына түгел, мәдәни кыйммәтләрне үстерүгә, халык гореф-гадәтләрен пропагандалауга, толерантлык тәрбияләүгә дә басым ясыйлар. Мәсәлән, рус халкы күпләп яшәгән авылларда Сабантуй бәйрәме татар халкының гадәти конкурслары һәм милли уеннары нигезендә үткәрелә. Керәшен татарлары яшәгән Ташкирмәндә "Троица" бәйрәменең үз үзенчәлекләре бар. Рождествено, Нармонка, Каипы, Олы Кабан, Сокуры мәдәният йортларында, Чирпы, Шуран, Александровка клубларында "Троица" гадәттәгечә бәйрәм ителә. Олы Кабанда - "Алма спасы", Карадулида - "Петр көне" һәм башка шундыйлар үткәрелә. Урта Девятово авылы мәдәният йорты "Чишмә бәйрәме"н яңартты, ул чып-чын мәдәни вакыйгага әйләнде.

    Мәдәният хезмәткәрләре халык иҗатына зур игътибар бирәләр. Халык осталары әсәрләре һәрчак "Осталар шәһәре" республика конкурсында тәкъдим ителәләр. Районда даими рәвештә декоратив-гамәли иҗат күргәз-мәләре үткәрелә.

    Халыкның иҗади сәләтен үстерү һәм буш вакытын файдалы итеп оештыру өчен 318 төрле клуб берләшмәләре, түгәрәкләр һәм башкалар булдырылган, аларга халыкның 11 проценты диярлек йөри. Вакыт мәдәният учреждениеләре эшенә дә үз төзәтмәләрен кертә. Мәдәният йортлары башкала артистларын чакыралар һәм тамашачылар залы, кагыйдә буларак,буш булмый. Яңа хезмәтләр кертелә, түләүле түгәрәкләр саны арта. Бүгенге көндә шундый 13 берләшмә эшли, аларга 200 кеше йөри.

    -Билгеләп үтәргә кирәк, безнең район "Авыл клублары" программасына керде, - дип сөйли район башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Маргарита Сәхбетдинова, - шуның нәтиҗәсендә Нармонкада күп функцияле үзәк төзелә башлады. Хәзерге вакытта авылның клуб хезмәткәрләре мәктәпнең бер бинасында эшләп тора. Төзүчеләр әлеге объектны ел ахырында тапшырырга планлаштыралар. 2011 елдан бирле Комлы Ковалида спорт-ял үзәге төзелеше бара. Анда спорт, тренажер һәм тамашачылар заллары, кафе, түгәрәк эше өчен бүлмәләр каралган. Ел азагына комлыковалилылар тулы кыйммәтле ял өчен төзекләндерелгән объектлы булачаклар.

    Мәдәният системасының проблемаларының берсе - кадрлар булмау. Әмма ул да әкренләп хәл ителә: узган ел өч кеше өстәмә һөнәри белем бирү институтында ике еллык яңадан әзерлек үтте һәм "Этномәдәни үзәк җитәкчесе" белгечлеге буенча диплом алды, шуның кадәр үк кеше шул ук белгечлек буенча өченче курста укый. Ике булачак белгеч КДМСУда белем ала.

    Узган елда мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан төрле дәрәҗәдәге өч меңгә якын чара үткәрелгән, аларда район халкының яртысыннан артыгы катнашкан. 2012 ел да шундый ук тыгыз булырга охшаган, чөнки бу елда район оешуның 85 еллыгы, үзәк китапханәнең 125 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Егерменче тапкыр "Каравон" үтәчәк, әмма хәзер инде бөтенроссия статусында. Державин конференциясе дә статусын үзгәртте, ул үзенең чикләрен киңәйтте һәм халыкара конференциягә әйләнде.

    Мәдәният хезмәткәрләреннән башка бер генә чара да узмый. Алар тормышны яктырак һәм күңеллерәк итәләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: