Кама ягы
  • Рус Тат
  • Мәдәният учагын саклаучылар

    25 мартта мәдәният хезмәткәре көне билгеләп үтелә. Күпләр нинди һөнәр сайлаячагын мәктәптә чакта ук хәл итә. Фәридә Гомәрова тормышында да шулай була. Мәдәният өлкәсендә ул инде егерме елдан артык эшли. Пәрәү авылы мәдәният йортының шушы еллар дәвамында мәдәният учагы ролен саклап кала алуы - аның талантлы, инициативалы һәм энергиясе ташып...

    -Барысы да үзем укыган мәктәптән башланды, - дип искә ала ул. - Һәрчак үзешчән сәнгатьтә катнаштым. Без репитицияләр үткәрдек, чыгыш ясадык һәм миңа бу ошый иде. Мәктәпне тәмамлагач Казан мәдәният институтына укырга керергә булдым. Әлеге һөнәрне сайлавыма тамчы да үкенмим. Кешеләр белән эшләү, иҗади процесс эчендә кайнау ошый.

    Фәридә Зыятдин кызы сүзләре буенча, 90 нчы еллар авыл клублары өчен катлаулы вакыт була. Әмма соңгы вакытта кешеләр яңадан мәдәнияткә тартылалар. Моңа күбесенчә хакимият ягыннан ярдәм дә тәэсир итә. Мәсәлән, "Авыл клублары" республика программасы буенча узган елның ноябрендә Пәрәүдә клуб төзелә. Хәзер анда 13 клуб берләшмәсе эшләп килә. Алар арасында "Алтын канатлар" өч бию коллективы, "Чишмә" җыр клубы, "Үзешчән театр" миниатюралар түгәрәге, балаларга эстетик тәрбия бирү секторы. Бильярд бүлмәсе бар. Ял көннәрендә клубта дискотекалар була. Мәдәният йорты коллективы зур түгел: техник хезмәткәр, каравылчы һәм ике иҗади берәмлек - клуб җитәкчесе үзе һәм сәнгать җитәкчесе Илфира Гарипова.

    -Илфира Сафиулла кызы - минем сыйныфташым, - дип сөйли Фәридә Гомәрова. - Без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, бергәләп сценарийлар уйлап табабыз, биюләр куябыз, декорацияләр тегәбез, концертлар алып барабыз... Әмма барысы да бик яхшы барсын өчен, минем фикеремчә, клуб учреждениесендә тагын берничә белгеч эшләргә тиеш. Безгә яшь һәм энергиясе ташып торган хореограф, баянчы һәм яшьләр белән эшләү буенча оештыручы кирәк.

    Фәридә Гомәрова һәм Илфира Гарипова һөнәрләре буенча хореограф булмасалар да, "Алтын канатлар" бию коллективы конкурс-смотрларда призлы урыннар ала, быел Универсиада кысаларында узган башкала Сабантуен ачканда катнашты. Ә авыл мәдәният йортына йөрүче балалар һәрчак район концертларында, халык бәйрәмнәрендә, тематик кичәләрдә катнашалар. Әлеге клуб эшендә мөһим урынны гаилә ялын оештыру һәм һөнәри бәйрәмнәр белән бәйле чаралар үткәрү алып тора. Апрель азагында клуб хезмәткәрләре "Йолдызлар һәм йолдызчыклар" вокаль конкурсы үткәрергә планлаштыралар. Анда гаиләләр белән ярышачаклар. Шулай ук алар инициативасы белән студентлар арасында ел саен "Без бит авыл баласы" конкурсы үтә, ул укучы яшьләрнең талантларын ачуга юнәлтелгән. Бәйрәм концертларын, тематик чараларны, конкурс программаларын үткәрү буенча барлык эш ике хатын-кыз җилкәсенә төшә...

    Кызганычка каршы, яшь белгечләрнең бик азы гына авылда калып эшләргә тили. Моның сәбәпләренең берсе - хезмәт хакының түбән булуы.

    Ә шул ук вакытта кешеләр авыл клубына тартыла, чөнки күпләр өчен ул элеккечә авыл җирендә мәдәни ялның бердәнбер варианты булып кала бирә. Пәрәүлеләргә бу өлкәдә язмыш елмайган: аларның яңа мәдәният йортлары һәм кечкенә булса да үзләренең мәдәният учагында утны сүндерми сакларга тырышучы коллективлары бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: