Кама ягы
  • Рус Тат
  • Мәктәп укучыларын хезмәттәшлеккә чакырдылар

    Җәйге кызулык, корылык һәм янгын куркынычы булган чорда кешеләрнең жавапсызлыгы - урманның беренче дошманнары. Шуңа күрә барлык җаваплы хезмәтләр жәйгә әзерлекне хәзердән үк башлый: техника ремонтлый, урман массивларын карый, утырту материалын күчереп утыртырга әзерли, халык белән профилактик әңгәмәләр үткәрәләр.

    "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУның Столбище участок урманчылыгы участок урманчысы Иван Игонин һәм Лаеш районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальник урынбасары Сергей Опарин Столбище, Никольский, Орел һәм Олы Кабан мәктәбе укучылары белән очрашты.

    "2010 елның аномаль эссе җәе әле һаман үзен сиздерә, - дип укучыларга искәртте И.Игонин. - Ул чактагы эсселеккә түзә алмаган каеннар корый. Республиканың төньяк өлешендә зур мәйданнарда зыян күргән чыршы үсентеләрен кисү бара, соңрак анда урман утыртылачак".

    Россиядә "планетабыз үпкәләре" 69% мәйданны алып тора, бу җир шары урманнарының 25 % мәйданын тәшкил итә. Кызганычка каршы, бу күрсәткеч куркыныч төстә түбәнәя, шул исәптән Татарстанда да. Галимнәр фикеренчә, урманнар мәйданы 25% тан кимергә тиеш түгел, шулай булмаганда ул әлеге территориядә яшәүче кешеләр сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаячак. Әле күптән түгел генә республикабызда урманнар 50 % мәйданны алып тора иде, ә бүгенге көндә - бары 17 % тирәсе. Һәм монда аномаль кызулык кына гаепле түгел. Кешеләрнең битарафлыгы, җавапсызлыгы яки урманда үзеңне тоту кагыйдәләрен белмәү янгыннар нәтиҗәсендә йөзләрчә гектар урманның юкка чыгуына китерә.

    "Үлчәү тәлинкәсенең бер ягында янгын сүндерү өчен куәтле техника һәм үз гомерләрен куркыныч астына куючы тәҗрибәле янгын сүндерүчеләр тора. Ә икенче ягында урманда кемдер ташлап калдырган сүндерелмәгән кечкенә генә шырпы, - дип урман бәласын образлы итеп сурәтли И.Игонин. - Якындагы янгын сүндерү машинасы 20-30 минутсыз да килми. Әгәр бу вакытта корылык һәм җил дә булса - урман инде гектарлап яна". Урман янгыны һәм аның нәтиҗәләренә мисал итеп участок урманчысы агач башыннан йөри торган янгынны атады, ул берничә ел элек Столбищедан ерак түгел килеп чыкты. Анда хәзергә кадәр берни дә үсми...

    Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальник урынбасары Сергей Опарин укучыларга 2010 елдан соң административ һәм җинаять законнарына берничә төзәтмә кертелүен искәртте. РФ КоАПның 8.32 маддәсенә ярашлы төстә, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга бер мең ярымнан ике меңгә кадәр; вазифаи затларга биш меңнән ун меңгә кадәр; юридик затларга утыз меңнән йөз мең сумга кадәр административ штраф салына. Җинаять кодексы бозучылар өчен кырысрак чараларны күздә тота. РФ ҖКның 261 маддәсенә ярашлы төстә, ут яки башка куркыныч чыганаклар белән сак эш итмәү нәтиҗәсендә урман һәм башка утыртмаларга зыян китергән яки юкка чыгарган өчен ике йөз илле мең сумга кадәр штраф яки ике елга кадәр төзәтү эшләре рәвешендә җәза бирелә. Хәтта өч елга кадәр иректән мәхрүм итү ихтималы да бар. Әгәр ут төрткән икән, гаепле кеше җиде елга рәшәткә артына утырырга мөмкин. Шул ук вакытта ул йөз меңнән өч йөз мең сумга кадәр штраф та түләргә тиеш булачак.

    Хәзер урман сагына ярдәмгә заманча техника килә. Узган елда ук МЧС белән берлектә урманчылар шулай аталучы пилотсыз самолетларны кулланып карадылар. "Бу кечкенә самолет энә карагын хәтерләтә, шактый югары күтәрелә, җирдән күренми. Ул җылылык нурларын тота, хәтта зур булмаган учакны да күреп ала һәм аны янәшәсендә торучы туристлар белән бергә фотога төшерә, - И.Игонин хәбәре мәктәп укучыларында чын-чынлап кызыксыну уятты. - Шунлыктан бозучыны табу катлаулы булмаячак. Моннан тыш, без бергәләшеп урман массивларында җирдән патрульлек итү дә үткәрәбез".

    Әгәр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә илтифатсыз булсаң, бакчада, йорт яны территорияләрендә эшләү дә зур бәлагә әйләнергә мөмкин. Сергей Опарин мәктәп укучыларын чүпне һәм кипкән үләнне ягарга ярамау турында кисәтте: "Утның корылмаларга күчкән очраклары сирәк түгел. Әгәр сез өлкәннәрнең чүпкә ут төртүен күрәсез икән, болай эшләргә ярамавын аларның исләренә төшерегез. Кече энеләрегез һәм сеңелләрегезне үз контролегезгә алыгыз. Без сезне үзебезнең ярдәмчеләребез дип саныйбыз һәм сезнең ярдәмгә өметләнәбез". Участок урманчысының: "Лекция тыңладык, фильм карадык - хәзер кыю төстә урманга бара алабызмы?" дигән соравына күпләр: "Юк", - дип җавап бирде. Урман сакчыл мөнәсәбәт таләп итә - укучылар моны яхшы үзләштерде.

    Якын арада шундый ук очрашулар Габишево һәм Комлы Ковалида да булачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: