Кама ягы
  • Рус Тат
  • Мәктәпләрдә эвакуация репетициясе

    Беренче сентябрьдән 10 сына кадәр районның гомумбелем бирү учреждениеләрендә янгын чыгу һәм башка гадәттән тыш хәлләр очракларында эш итү һәм үзеңне тоту күнекмәләрен өйрәнү бара.

    Зур мәктәпләрдә балалар һәм хезмәткәрләрне өйрәнү эвакуацияләүне янгыннан саклау һәм Лаеш МР буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә үткәрәләр. Үткән чәршәмбедә мондый өйрәнү Лаешның 1 нче гимназиясендә үтте.

    Лаеш МР буенча күзәтү эшчәнлеге бүлеге начальник урынбасары Сергей Опарин запас чыгу урыннарыннан өлкән сыйныф укучыларының тыныч кына бинадан чыгуларын күзәтте, башлангыч сыйныф укучылары кулга кул тотынып икешәрләп; бишенче сыйныфлар елмаеп һәм шаярып чыктылар. Өч катлы мәктәп дүрт минутта бушап калды: 360 укучы һәм 30 хезмәткәр стадионда тезелде, ә җаваплы затлар директор Эльмира Абутдиновага тулы эвакуация турында хисап тоттылар. Өйрәнү тревогасына йомгак ясап эчке хезмәт подполковнигы С.Опарин эшләрнең бердәм баруын әйтеп үтте һәм төп кагыйдәне искәртте: иң элек бинадан чыгарга, ә аннан соң гына янгын сәбәбен ачыкларга. "Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында мәктәптә дә, өйдә дә онытырга ярамый", - дип үз сүзен әйтте ул укучыларга.

    Укучыларны дәрескә озаткач, Э.Абутдинова һәм С.Опарин эвакуация репетициясен анализладылар. Күзәтү эшчәнлеге бүлеге начальник урынбасары укучылар һәм персоналның белеп, бердәм эш итүен билгеләп кимчелекләрне дә әйтте. Алар аз булса да, чын хәлдә аянычлы булырга мөмкин. Мәсәлән, укучылар ян яктагы ишекләрдән башта ук файдаланмадылар. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча өйрәнүләр җитешсезлекләрне ачыклау һәм аннан соң аларны бетерү өчен үткәрелә.

    Әйтеп үтү кирәк, Лаешның 1 нче гимназиясендә балалар гомерен һәм сәламәтлеген саклауга зур игътибар бирелә. Мәсәлән, өченче сентябрьдә барлык сыйныфларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, юл хәрәкәте кагыйдәләре, үзеңне суда тоту кагыйдәләре һәм башкалар буенча инструктажлар үткәргәннәр, ә икенче көнне - өйрәнү эвакуациясе. Моны эшләү мәҗбүри, чөнки балалар озакка сузылган каникулдан соң, 38 беренче сыйныф укучысы бу зур бинада беренче тапкыр. Өйрәнү эвакуацияләү балаларга янгын очрагында үзеңне ничек тотарга кирәклекне искәртте. Шул ук вакытта ремонттан соң барлык сыйныфларда да динамикларның төзек булмавы ачыкланды. Тавыш ярдәмендә хәбәр итү тәэсирле булсын өчен аларны тиз арада ремонтлау таләп ителде. Кич белән кимчелек бетерелде һәм чәршәмбе көнне сыйныф бүлмәләрендәге динамиклар кичекмәстән бинадан чыгарга чакырды.

    Гимназиядә янгын чыгу һәм башка гадәттән тыш хәлләр очрагында эш итү күнекмәләре чиреккә бер мәртәбә регуляр үткәрелә. Бу эштә педагогларга 9-10 сыйныфларда укучы ун егеттән торган яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы ярдәм итә. Укучыларны эвакуацияләгәч алар сыйныф бүлмәләре буйлап бинадан бар кешенең чыгуын тикшерәләр. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре өчен җаваплы хуҗалык эшләре мөдире Наил Мифтахов ел дәвамында аларны өйрәтә, шуңа күрә яшь янгын сүндерүчеләр дружинасының барлык әгъзалары беренче янгын сүндерү чараларыннан файдалана белә, мәктәптәге барлык янгын сүндергечләр урыннарын беләләр, аларның төзеклеген күзәтәләр.

    Районның күп кенә белем бирү учреждениеләрендәге кебек, Лаешның 1 нче гимназиясендә соңгы елларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү планында күп эшләнә. Әмма хәл ителмәгән проблемалар да бар, моның сәбәбе финанслау җитмәүдә. Мәсәлән, янгын сигнализациясе эшли башлауга ул янгын сүндерү пультында күренергә тиеш. Әмма болай булмый, чөнки сигнализация 118 нче янгын сүндерү частена тоташмаган. Мөгаен, вакыты белән бу проблема да хәл ителер.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: