Кама ягы
  • Рус Тат
  • Самбочы Диана Минвәлиева Владивостокка бара

    Самбо буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә 15-16 яшьлек үсмерләр арасында Лаеш районы өченче урын алды. Казанга ярышларга Түбән Новгородтан, Самара, Саратов, Чувашия, Мари Эл, Оренбург, Пермь һәм Татарстаннан 15 команда килде. 250дән артык спортчы катнашырга теләк белдерде. 70 килограммнан артык үлчәү категориясендә Лаеш спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Диана Минвәлиева өченче...

    Самбо буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә 15-16 яшьлек үсмерләр арасында Лаеш районы өченче урын алды.

    Казанга ярышларга Түбән Новгородтан, Самара, Саратов, Чувашия, Мари Эл, Оренбург, Пермь һәм Татарстаннан 15 команда килде. 250дән артык спортчы катнашырга теләк белдерде.

    70 килограммнан артык үлчәү категориясендә Лаеш спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Диана Минвәлиева өченче урын алды. Ул 2017 елның октябрендә Владивостокта үтәчәк Россия беренчелегенә путевка алды. Спортчыны Роберт Борһанов һәм Ранил Галиәкбәров өйрәтә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: