Кама ягы
  • Рус Тат
  • Бар эш өчен иң уңайлы вакыт

    Авыл халкы өчен җәй - кызу эш өсте. Эш басуларда да, фермаларда да күп, барысына өлгерү өчен авыл хезмәтчәннәренә тырышырга туры килә. Терлек азыгы әзерләү, уракка әзерләнү, чәчүлекләр һәм савым көтүне кайгырту-боларның берсен дә соңартып булмый. Хәзер басуларда һәм фермаларда эшләрнең ничек баруын хәбәрчебез күреп кайтты.

    Үз савым көтүе булачак

    Бу көннәрдә "Семирамида" ЧҖҖ (Меретяк) көтүлекләрендә Волгоград өлкәсендәге нәсел хуҗалыгыннан алып кайткан 67 тана йөри.

    Әлегә кадәр хуҗалык сарык үрчетү белән шөгыльләнде. Җәмгыять уйлавы буенча киләчәктә сөт җитештерү төп юнәлешләрнең берсе булачак. Ике айдан Волгоград таналары бозаулаячак. Якындагы көннәрдә хуҗалыкка тагын 27 терлек кайтачак. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре быел 400 тана сатып алуны планлаштыралар. Ә менә "Сарапкин" КХ да савым көтү нигезен чит ил сыерлары тәшкил итәчәк. Шушы максаттан 76 баш терлек Польшадан кайтарылачак.

    -Бар терлек нәсел хуҗалыкларыннан сатып алына һәм продуктлылык сыйфатлары да югары, - диде авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Марсель Миндубаев район терлекчелек тармагына алыначак таналар турында.

    Шуны гына өстисе кала, "Семирамида"да бер терлек 120 мең сумга төшкән.

    Печән - азык, ә себеркеләр - тәм-том

    Мөгезле эре яшь терлекләр өчен печән гадәти азык булса, урманда әзерләнгән хуш исле себеркеләр - чын мәгънәсендә тәм-том. Алар ярдәмендә кышлату чорында бозаулар организмы кирәкле витаминнар белән баетыла, авырулардан соң ныгый.

    "ВАМИН Татарстан һәм К" КТ, "Йолдыз" һәм "Ташкирмән" хуҗалыкларында шифалы себеркеләрне беренче булып әзерли башлаганнар. Бүгенге көнгә 60 тонна витаминлы терлек азыгы әзерләнгән. Узган елда хуҗалыклар 261 тонна себерке һәм төрле үлән әзерләделәр - бу яхшы күрсәткеч. Кышлату чоры күрсәткәнчә, яфрак азык артык булмый. Шуңа күрә себерке әзерләүнең күләме чикле түгел. Урманчылар агач ботаклары әзерләүгә уңай карашта. Шифалы себеркеләр әзерләү өчен иң яхшы срок - 20 июльгә кадәр.

    Профилактика - игътибар үзәгендә

    Чәчүлекләрне авырулардан һәм корткычлардан саклау - район игенчеләре бу көннәрдә шушы бурычны хәл итәләр.

    Фаразлар уңай булса да - сабан культуралары чәчүлекләренә бүген авырулар, корткычлар янамаса да хуҗалыклар профилактикалау максатында эш алып баралар. 15 мең гектарда сабан культуралары корткычларга каршы, 5,5 мең гектары авыруларга каршы эшкәртелгән.

    Бәрәңге басуларын химик эшкәртү темпы арта. Бәрәңге игүчеләр бер үк вакытта чәчүлекләрне киң таралган авырудан - фитофтора һәм куркыныч корткыч - колорадо коңгызыннан саклый торган чаралар үткәрәләр. "Мир овощей" ЧҖҖ икенче икмәк турында беренче булып кайгыртты. Бүгенге көндә район хуҗалыкларында басуларны авырулардан һәм корткычлардан саклау өчен 21 химик эшкәртү агрегаты һәм кирәкле химик саклау запаслары бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: