Кама ягы
  • Рус Тат
  • Сан алуга әзерлек тулы көчкә бара

    Россиядә 2020 ел ике масштаблы вакыйга белән билгеләнәчәк – Җиңү юбилее һәм Бөтенроссия халык санын алу – ВПН-2020 белән.

    ВПН-2020 – Россия тарихында уникенче. Аның нәтиҗәләре Бөтендөнья халык санын алуның 2020 ел раунды состав өлеше булачак.

    2010 елда халык санын алудан соңгы 10 ел эчендә Россиядә күп нәрсә үзгәрде – күпмегә икәнен каян белергә? Мәгълүматның рәсми чыганаклары бүген барлык күрсәткечләрне дә бирә алмый. Мәсәлән, миграция, милли состав, белем дәрәҗәсе, илнең йорт хуҗалыклары турында мәгълүматларны бары тик киң масштаблы сораштырудан – халык санын алудан соң гына алырга була.

    Лаеш муниципаль районында 2019 елның 1 сентябрендә 37 теркәүче үз эшен төгәлләде. Алар алдына түбәндәге бурычлар куелган иде: җирлектә йортларның чынлыкта барлыгын тикшерү, маршрут битләрендә адрес хуҗалыгының торышын, урам исемнәре, йорт номерлары белән аншлагларның җитмәгәннәре һәм алыштыруны таләп итүчеләре санын чагылдыру.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: