Кама ягы
  • Рус Тат
  • Үсеш үзенчәлекләре булган укучыларны тәрбияләү

    Лаешның сукырлар һәм начар күрүче балалар өчен махсус интернат-мәктәбендә нәкъ шундый укучылар белән эшлиләр. Уку һәм ял процессын дөрес оештыру мөһим. Чөнки монда балалар укып кына калмыйлар, яшиләр дә. Педагоглар коллективы һәм мәктәпнең барлык хезмәткәрләре һәр бала кайгыртучанлык һәм яхшы мөнәсәбәт тоеп яшәрлек, үз талантларын тулысынча үстерә алырлык атмосфера булдырганнар....

    Лаешның сукырлар һәм начар күрүче балалар өчен махсус интернат-мәктәбендә нәкъ шундый укучылар белән эшлиләр.

    Уку һәм ял процессын дөрес оештыру мөһим. Чөнки монда балалар укып кына калмыйлар, яшиләр дә. Педагоглар коллективы һәм мәктәпнең барлык хезмәткәрләре һәр бала кайгыртучанлык һәм яхшы мөнәсәбәт тоеп яшәрлек, үз талантларын тулысынча үстерә алырлык атмосфера булдырганнар.

    ес тәрбияләүнең берничә үрнәге белән таныштырырга телибез. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның уңышлары бу хакта ачык күрсәтә.

    Ел саен инвалидлар ункөнлегенә багышланган "Йөрәктән йөрәккә" район фестивале үткәрелә. Интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр анда актив катнашалар. Фестивальнең күп жанрлы палитрасында аларның чыгышлары - иң яхшыларның берсе.

    Балаларның оста куллары да күңелсезләнергә вакыт калдырмый. Галина Воронкова һәм Татьяна Кузовова җитәкчелегендә алар сәнгать белән шөгыльләнә.

    Гадәти булмаган балалар активында - "Талантлар калейдоскобы" балалар-үсмерләр иҗат марафонында җиңү дә бар.

    Менә иҗатның тагын бер ягы - Рамил Бартязов "Литературная Россия" россия конкурсының беренче дәрәҗә лауреаты булды. Мөхәррәм Емаев һәм Даша Ветлугина призлар алып кайтты.

    "Созвездие-Йолдызлык" республика конкурсында "Ровесник" вокаль ансамбле һәм "Радуга" кашыкчылар ансамбле (сәнгать җитәкчесе Галина Григорьева) җиңү яулады.

    Росссия алты ел Евроберлекнең сукырлар өчен "Онкио Брайльнең бөтендөнья брайльдә язылган эссесы" конкурсында катнаша. Бу вакыт эчендә беренче тапкыр 14 ил катнашучылары арасында Россия вәкиле - Лаеш махсус интернат-мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Владислав Иванов төп призга лаек булды.

    Бу үзенчәлекле балаларга үз хезмәтен керткән, үз белемнәрен һәм осталыкларын биргәннәрнең барысын да санап бетерү мөмкин түгел.

    Алар киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: