Кама ягы

Лаеш шәһәре

Рус Тат
Көн темасы

Түбән Кармачи авылын саклаучылар

Александровка һәм Егорьево авыл җирлекләре чигендә, олы юлдан читтә зур булмаган Түбән Кармачи авылы яшеренгән, күп кеше аның барлыгын белмидер, мөгаен. Аңа нигез салынган ел билгесез. Кайчандыр монда тормыш гөрләгән. Күл буенда зур гына бай йорты булган. Совет елларында анда мәктәп урнашкан. Тихая урамы бар авыл буйлап сузылган, күп санлы...

Александровка һәм Егорьево авыл җирлекләре чигендә, олы юлдан читтә зур булмаган Түбән Кармачи авылы яшеренгән, күп кеше аның барлыгын белмидер, мөгаен.

Аңа нигез салынган ел билгесез. Кайчандыр монда тормыш гөрләгән. Күл буенда зур гына бай йорты булган. Совет елларында анда мәктәп урнашкан. Тихая урамы бар авыл буйлап сузылган, күп санлы өйләрнең тәрәзәләре шушы урамга караган. Ә хәзер Түбән Кармачида бары ике кеше теркәлгән - туксан икенче яшь белән баручы Ольга Кирилловна Ковалева һәм авылдашыннан чүт кенә кечерәк Петр Яковлевич Кузнецов. Без Кирилловна белән, авылның өлкән кешесен хөрмәтләп шулай дип атыйлар, аның туган көне алдыннан очраштык.

-Мин быел беренче тапкыр кышка кызым янына Казанга киттем, - дип елмаеп сөйли Ольга Кирилловна. Аның сөйләме онытыла барган сүзләр белән колакны иркәләп үрелә бара.

-Бар гомерем буе монда яшим - кияүгә чыккан 1946 елдан. Мин үзем Бутырида туганмын, сугыш елларында шунда эшләдем. Әти-әнием Казанга китте, ә мин бабай белән калдым. Ул оста иде, - дип хатирәләрен яңарта Кирилловна. - Әле дә исемдә, ул безгә, балаларга, чабаталар үрде: монысын бәйрәмнәрдә кияргә, монысын урамда кияргә. Аларга озакка чыдасын өчен күтәртмәләр беркетә иде. Юкә бик тиз туза бит. Аннан соң гына аяк киемнәрен кибеттән ала башладык. Сугыш елларында аеруча авырга туры килде. Олы юлга, аннан Казанга кадәр җәяү йөрдек. Төш турында базарда булу өчен иртән иртүк торырга кирәк. Чанага капчыкны саласың да - әйдә алга. Ә Казанга кадәр 25 чакрым. Элек бакчалар бик зур иде, көрәк белән генә казып бетерерлек түгел. Сукага сигез кеше җигелеп тарттык, ә тугызынчысы суканы тотып барды. Шулай итеп тарттык. Матурым, күрмәгәннәр калмады инде! Орлыклы капчыкларны күтәреп ташыдык, өч ай Иске Пристаньда урман кистек. Без яшь кызлар, ә норма - алты куб метр. Норма тулмый икән - сиңа ярты кило ипи бирмиләр, ашханәгә кертмиләр.

Сүзгә кайчандыр күршедә яшәгән, ә аннан дачачылар категориясенә күчкән ханым кушылды:

-Мин кечкенә булсам да ул елларны хәтерлим. Бервакыт безнең урам буйлап әсир немецларны алып киттеләр, кораллы сакчылар, этләр белән.

Хатыннар бераз сүз алыштылар, ә аннан Кирилловна хикәясен дәвам итте.

-Сугыш елларында умартачылыкта эшләдем - безнең колхозда ул чакта 100 умарта бар иде. Бәлки мине ачлыктан һәм авырулардан ул саклагандыр. Мин үз гомеремдә бер тапкыр хастаханәгә мөрәҗәгать иттем, катаракта сәбәпле начар күрә башлагач. Дүрт баламны монда, Кармачида таптым. Әбием кендек әбисе булды. Менә бишенчесе белән Лаешка барырга туры килде. Балалар үстеләр һәм Казанга киттеләр, ирем үлде. Ун ел элек авыл бушап калды. Күршем белән икәү генә калдык. Моннан бер кая китмәдем, Казаннан башка җирдә булмадым. Балаларым кайтып йөрделәр, азык-төлекне алып кайтып тордылар. Березовкага кайталар, ә аннан әйберләрен асып җәяү атлыйлар. Язгы, көзге пычракларда юл юк. Кышларын кар күмә. Карны үзем көрәдем. Ә хәзер булмый инде...

Авыл җирлеге башлыгы Виталий Германов, без Кармачига аның белән килдек, тормышлары турында, проблемалары турында сорашты. 26 июльдә туган көненә киләчәген әйтте. Ә Лаеш районы матбугат хезмәте җитәкчесе Рәсим Хаҗиев Ольга Кирилловна Ковалева турында зур булмаган видеоролик төшерде һәм кечкенә авылда яшәгән өлкән кешене дөньяга таныту өчен аны Интернетка урнаштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район