Кама ягы
  • Рус Тат
  • "Үсешнең мөһим ноктасы"

    Быелның биш аенда районның гаилә фермаларында 115 тонна сөт, 10 мең тоннага якын ит һәм бер миллион ярым данә йомырка җитештерелгән. Хуҗалык алып баруның бу формасы Татарстанда, аерым алганда безнең районда популярлаша. Үткән шимбәдә Сиңгелдә тагын бер гаилә фермасы рәсми төстә ачылды. Миңнуллиннарның гаилә фермасына район башлыгы Михаил Афанасьев килде.

    Юл буендагы хәзерге үлчәм буенча зур булмаган, әмма нык йортлар район үзәгеннән ерактагы авылда эш сөйгән кешеләр яши дигән фикер калдыра. Безнең машина кибет янында туктады, элмә такта буенча хөкем итсәк, анда өйдә җитештерелгән сөт, ит, эремчек, каймак һәм башка авыл хуҗалыгы продуктлары сатыла. Кибет янәшәсендәге шәп капка өстендә тагын бер язу: "Миңнуллиннар гаилә фермасы". Бер ишегалдында хуҗаның өе, фермасы, сәүдә ноктасы урнашкан. Бөтенесе янәшәдә, барысы кул астында, барысы уйланылган. Район башлыгын көткән арада без гаилә фермасы башлыгы Илсур Миңнуллин белән сөйләштек.

    Ферма төзү 2001 елда башлана. Моңа кадәр Илсур Фәйзрахман улы "Новый" совхозында склад мөдире, терлекче, товарлыклы сөтчелек фермасы мөдире булып эшли. Ул кечкенәдән авыл хуҗалыгы белән бәйле, җиңел булмаган бу хезмәтнең бар нечкәлекләрен белә. Менә ул үз җитештерүен булдырырга хәл итә. Барысы шома гына бармый. Үзгәртеп кору, икътисади кризис - болар Миңнуллиннар хуҗалыгына да тәэсир итә. Вакытлыча үз хыялыннан баш тартырга туры килә. Әмма эш сөйгән авыл кешесе күңеленә үз эшен булдыру нияте кереп оялый.

    Гаилә фермаларын үстерү программасы аңа яңадан авыл хуҗалыгы бизнесына әйләнеп кайтуга этәргеч була. 2011 елда И.Миңнуллин шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә кредит ала, гаилә фермасы сыйфатында теркәлә, өч сыер һәм өч үгез сатып ала, ә аннан соң "Гаилә фермасы" программасына керә, 742 мең сум күләмендә төзелешкә субсидия ала. Эш җиңел булмый. Күп каршылыкларга юлыга, әмма аларны җиңүдә авыл хуҗалыгы идарәсе дә, район хакимияте дә ярдәм итә. "Мин район башлыгы Михаил Павлович Афанасьев ярдәмен даими тойдым. Менә хәзер дә республика ярдәме исәбенә фермага бару юлын төзү планлаштырыла", - дип яңалыгы белән уртаклаша Илсур.

    Фермер әйткәнчә, эш башында шикләнгән чаклары да була, ләкин ул хәзер киеренке хезмәте йомгакларыннан канәгать. Хуҗалыкта берничә трактор, пресс-җыйгыч, печән чапкыч, печән әйләндерү өчен ГВК-тырмалары, механикалаштырылган саву системасы, сөтне суыту агрегаты һәм башка авыл хуҗалыгы техникалары бар. Аларны өлкән улы Илфар күзәтә, кирәк икән ремонтлый да. Быел ул автотранспорт техникумын тәмамлый һәм гаилә фермасында эшләячәк. Миңнуллиннар хуҗалыгында барлыгы биш кеше эшли, шуларның икесе ялланып эшли: терлекче һәм сатучы. Сыер саву йорт хуҗабикәсе Альмира (рәсемдә өстә - уңда) эше. Хәзерге вакытта Миңнуллиннарның 13 сыеры, ике танасы, 9 бозаулары, 600 тавыклары бар. Монда көн саен 150 литр сөт савып алалар. Әмма бу чик түгел. Киләчәктә И.Миңнуллин савым көтүне 24 сыерга, ә бозаулар белән барлык мөгезле эре терлекләр санын 60ка җиткерергә ниятли.

    "Бу гаиләнең үз эшен, җирне яратулары күренә, - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев Миңнуллин якташлары белән очрашкач. - Алар үзләрен генә түгел, авылдашларын да эш белән тәэмин итәләр, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерәләр һәм саталар. Без җирдә эшләүчеләргә булышачакбыз. Гаилә фермалары - зур булмаган, ләкин мөһим үсеш нокталары".

    Бүгенге көнгә районда барысы 15 гаилә фермасы оештырылган, шул исәптән бишесе сөт җитештерә, сарык һәм кошчылык фермалары икешәр, өч умарталык һәм башкалар. Югары технологияле тагын өч сөтчелек фермасы төзелеш стадиясендә. Шулай ук Атабайда Гүзәлия Хөсәенованың 100 сыерга исәпләнгән фермасы эшли. Юрий Леоновның гаилә фермасы "Авыл хуҗалыгын үстерү" программасына керде, анда сыерлар, прокатка атлар асрала, кафе, ресторан, кунак өйләре бар. Шамил Мамедовның 1000 башка исәпләнгән сарык фермасы үсә, анда нәселле 300 баш яшь терлек кайтарылган инде. Әмма район өчен бу җитәрлек түгел, диде М.Афанасьев. Башлык һәм чакырылган кешеләр Миңнуллиннар фермасын карадылар, бар җирдә тәртип һәм чисталык. Савым көтү утарда, бозаулар абзарда. Кунаклар кибеткә кереп бәяләр белән кызыксындылар, кайсы эремчек, кайсы сөт алды. "Көндәшләр куркыныч түгел, - диде Илсур Миңнуллин. - Миндә бәяләр түбән, продукциянең сыйфаты югары. Мәсәлән, йомырка тиз сатыла". Авылдашы Илгинар Вафин да Рождествено авыл җирлеге депутаты Илсур Миңнуллин үрнәген алырга тели, әлегә ул май комбинатында эшли һәм ферма төзи.

    Илсур Фәйзрахман улы тормышыннан канәгать. Ул яраткан эше белән шөгыльләнә, кешеләрне ашата, ә бу эштә аңа дәүләт ярдәм итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: