Кама ягы
  • Рус Тат
  • Хәйриячеләр китабының IV томына лаешлылар исемнәре дә кертелгән

    Республиканың Дәүләт Киңәшчесе, тарихи һәм мәдәни мирасларны торгызу республика фондының Химаячеләр советы рәисе Минтимер Шәймиев район башлыгы Михаил Афанасьевка һәм Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләргә Рәхмәт хаты һәм Хәйриячеләр китабының IV томын тапшырды.

    Бүләкләү тантанасы Казан Кремленең вәкилләр корпусында булды. Анда ТР президент аппараты җитәкчесе, "Яңарыш" республика фонды Химаячеләр советы рәисе урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе, "Яңарыш" фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова, Россиянең ЮНЕСКО каршында Париждагы даими вәкиллеге өлкән киңәшчесе Константин Волков һәм мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.

    Катнашучыларны сәламләп, Минтимер Шәймиев соңгы елларда Болгар һәм Свияжскны торгызу буенча алып барылган эшләргә йомгак ясады. Ул барлык уйланганнарның тулаем тормышка уңышлы ашырылуын билгеләп үтте. Реставрация һәм консервация, археологик казу эшләре үткәрелә. Татарстанның беренче Президенты хәйриячеләр ярдәмендә республикада "Яңарыш" проектының тормышка ашуына басым ясады. Гадәт буенча аларның исемнәре Хәйриячеләр китабына кертелә. 2011 елдан китапның 4 томына 30 мең хәйрияче исеме кертелгән. Аларның кайберләре барлык китапларга да кертелгән.

    "Яңарыш" проектын шәхси катнашып актив ярдәм иткән Михаил Афанасьев исеме дүрт тапкыр кертелгән.

    Китапның IV томына гражданнар, оешмалар һәм предприятиеләр исемнәре кертелгән-барлыгы сигез мең хәйрияче.

    Чара Татарстанның җыр һәм бию дәүләт ансамбле чыгышы белән төгәлләнде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: