Кама ягы
  • Рус Тат
  • Тормыш һәм акча янчыгы

    Социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәя артуга Сез нинди мөнәсәбәттә?

    Людмила М., пенсионер, Иске Пристань авылы:

    -Барлык нормаль кешеләр кебек, тискәре. Әмма нишлисең? Алмый булмый: ипи, сөт, йомырка, балык- безнең туклану нигезе. Узган елда нәкъ шушы продуктларга бәяләр нык күтәрелде. Безнең бар пенсия ашауга һәм коммуналь хезмәтләр түләүгә китә. Башка кирәк-яраклар да бар бит әле. Ничек кенә акчаны янга калдырырга тырышсам да барып чыкмый. Гади пенсионерга татлы тормыш турында хыялланырга гына туры килә. Дөрес, өстәмә эш эзләргә була. Бәяләр арту моңа этәрә инде.

    Ольга В., Лаеш, хуҗабикә:

    -Моңа игътибар итмәскә борчылмаска тырышам. Тормыш күрсәткәнчә үзеңне алдап булмый. Әгәр бер ел элек хезмәт хакым ай ахырына кадәр җитсә, хәзер еш кына бурычка керергә туры килә. Гаилә бюджетының күп өлешен ипи, йомырка, сөткә бәяләр арту "ашый".

    Татьяна Д., яшь әни, Лаеш:

    -Гаиләгә бик тә кирәкле ашамлыкларга яңа бәяләре язылган кәгазьләрне күргәч ачуым килә. Күпме күтәрергә була инде?! Күптәннән иремнең хезмәт хакы артканы юк, балалар пособиесе тиенгә артты. Туклану торган саен кыенлаша. Ташламалар булган кибетләрне сайлыйм. Сорау зур булган товарларга бәяләр бар җирдә дә югары. Еш кына товар җитештерүчеләр һәм сатучылар белә торып сатып алучыны аптырашта калдыралар-төрелгән товарның авырлыгын киметәләр. Өйгә кайткач пакетны карыйсың, анда мәсәлән, ярма килограмм түгел, ә бары 800-900 грамм.

    Мансур Х., өй хуҗалыгы башлыгы, Кече Елга авылы:

    -Бәяләр арту бер кешене дә сөендерми. Ашарга теләгән аз тәэмин ителүчеләр турында әйтәсе дә юк. Аларга очны очка ялгау көннән көн кыенлаша. Минем гаилә өчен бәяләр арту артык сизелмәде, чөнки үз хуҗалыгыбыз бар. Төп продутлар-ит, сөт, йомырка үзебезнеке. Әмма без, эш дип йөрүчеләр, кими бара.

    Сәрия М., хезмәткәр, Столбище авылы:

    -Әлбәттә, тискәре. Гаилә бюджетына төшкән бу чыгымны ничек киметү турында уйларга туры килә. Һәр хуҗабикәнең экономияләүдә үз серләре. Мин, мәсәлән, айга бер тапкыр күмәртәләп сату базасына барам, барлык кирәк әйберләрне түбәнрәк бәядән алам. Кибеткә иң кирәк нәрсә алу өчен генә керәм.

    Редакциядән

    Азык-төлек алганда иренмичә бар кибетне йөреп чыкканда, бераз акчаны янга калдырырга да була. Шушы көннәрдә берничә сәүдә ноктасында булган хәбәрчебез бер үк товарларга бәяләрнең сизелерлек аермасы булуга инанды. Мәсәлән, төрле кибетләрдә бер дистә йомырка бәясендәге аерма биш һәм бер сумга якын. Бер җирдә җитештерелгән бер төрле майлылыктагы бер пакет сөтне 37 сумга да 40 сумга да алырга мөмкин. Сөт продуктлары-кефир, катык, ряженка- бәяләрендә дә шул ук хәл.

    Ит киштәләрендә тавыктан аш җыелмасы арзан булып кала. Соңгы вакытта аларга бәя тотрыклы төстә арзан булып кала. Кош итенең пенсионерлар, студентлар һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең төп туклану продукты булуы очраклы түгел. Дуңгыз итен дә алып була. Сатучылар сүзләре буенча аны уртача хәлле кешеләр ала. Беркадәр акчалары булганнар сыер итенә өстенлек бирәләр, аның чиста итенең килограммы 300 сумнан артык. Кыш уртасында яшелчәләрнең бәясе арта. Көз башыннан бәрәңге, кәбестә, суган, чөгендер, кишергә бәяләр уртача 10% ка арткан. Теплицада үскән помидорлар һәм кыярларга кызыкмагыз- файдасы аз, ә бәяләре тешли-шул тәртиптә килограммы 80-100 сум. Ә менә ераклардан кайткан бананнар,цитруслар, алмалар белән бүген балалар гына сыйланмый, Читтән кайткан витаминнарга бәяләр чагыштырмача югары түгел.

    Ә хәзер иң кирәклесе-икмәк турында. Чираттагы бәяләр күтәрелгәннән соң сатып алган һәр ипи уртача безнең янчыктагы акчаларның өчтән биш сумга кадәрен "ашый". Сер түгел, моны товар җитештерүчеләр төп туклану продуктларына бәяләр аруын соңгы еллардагы корылык һәм уңышның аз булуы белән аңлаталар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: