Кама ягы
  • Рус Тат
  • Система җайга салынган. Шикаятьләр юк

    "Нәрсә ашаталар?","Ничек ашаталар?", "Тәмле пешерәләрме?"- мәктәптә балаларны ашату мәсьәләләре күп ата-аналарны кызыксындыра. Мәктәпләр администрациясе һәм район җитәкчелеге бу мәсьәләне контрольдә тота.

    Районда 25 мәктәп, шуларның 15 ендә укучыларга ашны үзләре әзерлиләр. Лаешның 1 нче гимназиясе, Лаешның 2 нче, Столбище, Хәерби, Пәрәү, Урта Девятово һәм Державино мәктәпләренә төшке ашны "Эшлән-мәләр фабрикасы" ЧҖҖ китерә. Орел һәм Шуран төп һәм Пальцовка башлангыч мәктәпләрендә буфетлар гына эшли, аларга камырдан пешерелгән әйберләр шулай ук эшләнмәләр фабрикасыннан килә.

    Ата-аналар балалары нинди суммага туклануны үзләре сайлый ала. Беренчедән, бушлай ашлар системасы эшли. Район башлыгы Михаил Афанасьев инициативасы буенча быел мондый ашлар өчен бүленгән сумма арттырылган. Әгәр элек көнгә ул 5 сум 20 тиен булса, хәзер район бюджетыннан өстәмә рәвештә тагын өч сум бүленә. "Һәм бу сизелә дә, - дип раслый алты ел плитә янында торган Лаешның 3 нче мәктәбе пешекчесе Елена Мизинова. - Хәзер без балаларга бушлай камыр әйберләре бирә алабыз. Туклану ассортименты сизелерлек киңәйде". Тулы кыйммәтлерәк тукланырга теләүчеләр өстәмә акча түлиләр. Мәсәлән, Лаешның 3 нче мәктәбендә бу сумма атнага 70 сум тәшкил итә. Монда пешекчеләр аш-суны үзләре әзерлиләр. Моның өчен шартлар да, ашханә хезмәткәрләренең осталыгы да һәм балаларны тәмле аш белән сөендерү теләкләре дә бар. Теләге булган бала өстәмә рәвештә икенче аш һәм камыр ризыгы ала ала. Меню төрле. Мәсәлән, чәршәмбе көнне табында сыер итеннән ясалган кәтлит белән яшелчә рагуы, батон белән чәй һәм вак бәлеш бар иде. Сишәмбе көнне балалар куертылган сөт белән манный боткасы ашаганнар, ә чәйне пәрәмәч белән эчкәннәр. Җомга көнне аларны соуслы макарон һәм пешкән тавык, кипкән җиләк-җимештән кайнаткан компот, батон һәм өчпочмак көтә. Ризалашырсыз, меню начар түгел бит.

    Ашханәгә продуктларны шул ук эшләнмәләр фабрикасы китерә. "Безгә бу уңай, - дип дәвам итә Елена Мизинова. - Безнең үтенеч буенча алар ярма, токмач, ит, сосискалар һәм башкаларны алып киләләр". Балаларның өстәлдән буш тәлинкәләрне җыюлары буенча хөкем итсәк, аларны тәмле ашаталар. Мөм-кинлеге булып ашханәгә килгән ата-аналар монда туклануның барлык нормативларга туры килүе белән рекламада әйтелгәнчә "тәмле һәм файдалы" булуына да инана алалар. Лаешның 2 нче мәктәбендә дә ашлар һәм боткалар элек үз ашханәләрендә пешерелгән. Хәзер алар фабрика хезмәтеннән файдалана. "Күпкә җиңелрәк, - ди ашханә мөдире Ольга Наумова. - Безнең продуктларны озак вакыт саклау өчен җайлашкан биналарыбыз юк. Шуңа күрә без кирәк кадәр порциягә заказ бирәбез һәм әзер продукция алабыз. Ә чәйне, кесәл, компотларны үзебез кайнатабыз. Кишер икрасы, строгановча бавыр, май белән пешкән дөге, кипкән җиләк-җимешләрдән компот, ипи - балаларга чәршәмбе көнне шулар тәкъдим ителде. Сишәмбе көнне мәктәп укучыларын алмалы кәбестә салаты, яшелчәләр белән минтай, май белән макарон, кесәл һәм ипи белән сыйлаганнар. Помидор салаты, тефтели, карабодай боткасы, лимонлы чәй, бананнар, алмалар - бу фабрика хезмәтеннән файдаланучы мәктәп ашханәләрендә күрергә мөмкин булган ризыкларның тулы булмаган исемлеге. Дөреслек өчен әйтеп үтү кирәк, фабрикада тәмле пешерәләрме, юкмы, дигәндә фикерләр икегә бүленде. Югары сыйныф укучыларыннан кемдер: "Тәмле түгел", - дип әйтте. Башкалар сезне ничек ашатулары сезгә ошыймы, дигән сорауга "әйе" дип баш кактылар. "Камыр ризыкларына без укучылар нәрсә яратудан чыгып заказ бирәбез. Күпләр итле өчпочмак, бәрәңге сумсасы, кекс, пицца ярата", - дип сөйли О.Наумова.

    "Фабрика"да әзерләнгән бар ризык мәктәпләргә суытылган килеш махсус контейнерлар-термопортларда китерелә. Аларда ризык тутырылган ябык савытлар урнаштырыла. Әлеге савытларны ашханәдә пароконвентоматка (рәсемдә) урнаштыралар. Озын тәнәфескә биш-ун минут кала аларны алалар һәм ризыкны даими бер температурада тотучы мормитларга куялар. Шуңа күрә балалар беркайчан да салкын ботка ашамый.

    Быел 13 мәктәп ашханәсен республика бюджеты исәбенә яңа суыткычлар һәм плитәләр белән җиһазладылар, аларның гомуми суммасы 500 мең сумнан артык. Мәктәптә балаларны ашатуны оештыруда тагын бер яңалык бар. 1 сентябрьдән район бюджеты исәбенә 13 күп балалы гаиләдән 37 бала (аларда 5 һәм аннан артык бала бар, уллыкка алынган түгел) көнгә уртача 26 сумга бушлай ашатыла. Бу максатка 142 мең сум акча тотылачак.

    Мәктәп - ул барысы да күз алдында булган, алдап булмый торган учреждение. Быел әти-әниләрдән балаларны ашатуга бәйле шикаятьләр булмады. Әмма нинди дә булса сораулар туса яки тәкъдимнәр булса, мәктәпләр администрациясе теләсә кайсы вакытта әти-әниләр белән очрашып сөйләшергә әзер.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: