Кама ягы
  • Рус Тат
  • Яңа ел белән!

    Хөрмәтле район халкы! Якынлашып килүче яңа, 2017 ел белән котлауларны кабул итегез! Лаеш районы өчен ул киеренке хезмәт һәм җаваплы карарлар кабул итү елы булды. Объектив кыенлыкларга карамастан, уртак тырышлык белән без проблемаларны хәл итә, уңышларга һәм яңа казанышларга ирешә алдык. Хәзер, киләчәккә планнар корганда, безне тотрыклылыкка омтылыш, туган җирдә...

    Хөрмәтле район халкы!

    Якынлашып килүче яңа, 2017 ел белән котлауларны кабул итегез!

    Лаеш районы өчен ул киеренке хезмәт һәм җаваплы карарлар кабул итү елы булды. Объектив кыенлыкларга карамастан, уртак тырышлык белән без проблемаларны хәл итә, уңышларга һәм яңа казанышларга ирешә алдык.

    Хәзер, киләчәккә планнар корганда, безне тотрыклылыкка омтылыш, туган җирдә бәхетле яшәү, Россия һәм Татарстан муллыгы өчен үз талантларыбызны һәм мөмкинлекләребезне гамәлгә ашыру теләге берләштерә.

    Якынлашып килүче 2017 ел яңа этап башы булыр. Икътисадны, мәдәниятне, социаль өлкәне үстерү буенча планнарны тормышка ашыру безгә төп бурычны - халыкның тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын үстерүне уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирер. Бездә талантлы яшьләр яши һәм эшли, балалар туа алсын, ә лаешлылар тормышы тагын да уңайлырак булсын өчен мөмкин булганның барысы да эшләнәчәк.

    Кадерле дуслар! Яңа ел бары яхшы үзгәрешләр генә алып килсен, уйлаган эшләрне һәм игелекле гамәлләрне тормышка ашыру елына әйләнсен. Уңышлы һәм бәхетле ел булсын! Яңа казанышлар, планнарның тормышка ашуы һәм күп кенә матур, уңай минутлар белән истә калсын! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек телим!

    Лаеш муниципаль район башлыгы М.П.Афанасьев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: