Кама ягы
  • Рус Тат
  • Яңа елга яңа клуб белән

    Яушыйк авылы кешеләре Яңа елга искиткеч бүләк алдылар: төзүчеләр авыл кешеләренә шулкадәр кирәк булган клубны куллануга тапшырдылар. Һәм авыл мәдәният йортында үткәрелгән беренче бәйрәм күңелле чыршы бәйрәме булды. Төзелеш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә Татарстанда гамәлгә ашырыла торган дәүләт программасы кысаларында алып барылды. Фельдшерлык-акушерлык пункты да шул ук бинада урнашкан....

    Яушыйк авылы кешеләре Яңа елга искиткеч бүләк алдылар: төзүчеләр авыл кешеләренә шулкадәр кирәк булган клубны куллануга тапшырдылар. Һәм авыл мәдәният йортында үткәрелгән беренче бәйрәм күңелле чыршы бәйрәме булды.

    Төзелеш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә Татарстанда гамәлгә ашырыла торган дәүләт программасы кысаларында алып барылды. Фельдшерлык-акушерлык пункты да шул ук бинада урнашкан.

    Яңа төзелешне сафка кертү уңаеннан тантанада район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. Ул клубны, ФАПны карады, фельдшер Гөлнур Сафина белән аралашты, төзүчеләргә рәхмәт белдерде.

    Яушыйк кешеләренә мөрәҗәгать итеп Михаил Павлович әле хәл ителмәгән мәсьәләләрнең шактый булуын билгеләде. Мәсәлән, авылга яңа юл салу.

    -Моңа бик зур акчалар кирәк - 90 миллионга якын, - дип саннар китерде район башлыгы. - Проблема бер көндә хәл ителми. Әмма мин ышанам, бергәләп без моны да башкарып чыгарбыз.

    Михаил Афанасьев авыл хезмәтчәннәренә гаилә бәхете һәм иминлек теләде. Ул клуб мөдире Резедә Шәрәфиевага 100 мең сумга сертификат тапшырды. Бу акча музыка аппаратурасы сатып алуга тотылачак.

    Яушыйк кешеләре социаль яктан әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәме өчен Михаил Афанасьевка рәхмәт белдерделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: