Кама ягы
  • Рус Тат
  • Җәяүлене таптаткан

    Сокурыда җәяүлеләр юлны аркылы чыгу урынында Казанда яшәүче 52 яшьлек ханым NISSAN JUKE көпчәкләре астына эләгә. Тиздән юл һәлакәте гаепчесе суд каршына басачак. Чит ил машинасы руле артында утыручы 57 яшьлек М. игътибарын читкә юнәлтә һәм "Җәяүлеләр чыгу юлы" билгесе гамәлдә булу чикләрендә юлны аркылы чыгучы хатын-кызны күрми кала. Алынган...

    Сокурыда җәяүлеләр юлны аркылы чыгу урынында Казанда яшәүче 52 яшьлек ханым NISSAN JUKE көпчәкләре астына эләгә. Тиздән юл һәлакәте гаепчесе суд каршына басачак.

    Чит ил машинасы руле артында утыручы 57 яшьлек М. игътибарын читкә юнәлтә һәм "Җәяүлеләр чыгу юлы" билгесе гамәлдә булу чикләрендә юлны аркылы чыгучы хатын-кызны күрми кала. Алынган тән җәрәхәтләреннән зыян күрүче хастаханәдә вафат була.

    Фаҗига узган елның октябрендә үк килеп чыга. Шушы вакыт эчендә тикшерү бара. Гражданка М. эшләгән җинаятьтә гаебен тулысынча таный. Бу көннәрдә Лаеш районы прокуратурасы җинаять эшен Лаеш район судына җибәрде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: