Кама ягы
  • Рус Тат
  • Янәшәбездә шундый кешеләр яшәве үзе бәхет

    Бу өлкән яшьтәге ханымнан шулкадәр ягымлылык бөркелә ки, аның яшен билгеләп тә булмый. Шушы көннәрдә Шәфигуллина Сәлимә Зәйнетдиновнага 90 яшь тулды! Ул кунакларны ачык йөз белән каршылады, аларны түргә чакырды. Район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, районның ветераннар советы рәисе Рашат Булатов һәм Лаеш башкарма комитет җитәкчесе Владимир Яковлев юбиляршага чәчәкләр...

    Бу өлкән яшьтәге ханымнан шулкадәр ягымлылык бөркелә ки, аның яшен билгеләп тә булмый. Шушы көннәрдә Шәфигуллина Сәлимә Зәйнетдиновнага 90 яшь тулды! Ул кунакларны ачык йөз белән каршылады, аларны түргә чакырды.

    Район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, районның ветераннар советы рәисе Рашат Булатов һәм Лаеш башкарма комитет җитәкчесе Владимир Яковлев юбиляршага чәчәкләр һәм Россия Президенты Владимир Путин исеменнән открытка һәм район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән бүләк тапшырдылар.

    Сәлимә Зәйнетдиновна кызы белән яши. Үз балалары һәм оныклары килүгә һәрчак шат. Ә алар күп: дүрт бала, алты онык, шулкадәр үк оныкчык һәм оныкның улының улы! Аларның берсен ул кулына алып сөйде. Ә анысы кызыксынып таныш булмаган кешеләрне күзәтте, фотографка карады, соңыннан елмаеп куйды.

    -Мөгаен, карт әбисенә охшагандыр, - дип уйладым мин. - Димәк, аның кебек киң күңелле һәм хезмәт сөючән булыр.

    Сәлимә Зәйнетдиновна Бөек Ватан сугышы елларында Чувашиядә яшәгән, заводта эшләгән.

    -Төрле эшләр башкарырга туры килде, - дип искә ала ул. - Ут сүнгәндә станоклар эшләми. Андый чакларда безне төрле участокларга җибәрделәр. Йөк төяүче дә, эшче дә булдым, вагоннар да бушаттым. Ирләрнең барысы сугышта, менә шуңа күрә үзебез өчен дә, сугыштагылар өчен дә эшләдек. Минем абыем да сугышка китте. Аллага шөкер, исән-сау, медальләр белән кайтты.

    Сәлимә Шәфигуллина Җиңү турында игълан иткән көнне беркайчан онытмас. Бу яңалыкны ул заводта ишеткән - беренче сменада эшләгән.

    -Радиодан сугыш бетүе турында ишеткәч шатлануыбызның чиге булмады! Кочаклаштык, еладык.

    Тыныч тормыш башлангач безнең героебыз кибеткә эшкә күчә. Сәүдә тармагында 24 ел эшли. Шунысы истәлекле, туган көнендә аңа Чувашия Республикасыннан шалтыраталар һәм юбилее белән котлыйлар - анда игътибарлы һәм җитез сатучыны әлегә кадәр хәтерлиләр.

    Яхшылыкка ышануы һәм төшенкелеккә бирелмәве, мөгаен, Сәлимә Зәйнетдиновнага озак яшәргә һәм күңел көрлеген сакларга ярдәм иткәндер. Аңа сәламәтлек телибез. Безнең янәшәбездә шундый кешеләр яшәве үзе бәхет бит ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: