Кама ягы
  • Рус Тат
  • Гөрләп үтте сабан туйлары

    Күптән түгел генә шат җырлары белән русларның Каравоны гөрләп үтте. Лаеш ягында яшәүчеләр тагын бергә җыелды - бу юлы татарның милли бәйрәме - Сабантуйга. Икесендә дә рус һәм татар теле яңгырады, Лаеш һәм авыл җирлекләре артистлары бер сәхнәдә чыгыш ясадылар, Казан, Мәскәүдән һәм якын чит илләрдән кунакка килүчеләр милли төсмерләргә...

    Сәүдә рәтләрендә нинди генә әйберләр юк! Күзләр камаша, ә кулларның кеше куллары тудырган бу матурлыкны тотып карыйсы килә. Караишевоның "Розалар аллеясы" яныннан тыныч кына үтеп буламы соң. Тал чыбыгыннан үрелгән әйберләр игътибарны үзенә җәлеп итә. Лаеш ягы музее сувенир продукциясе тәкъдим итә. Борисковоның Шамил мәчете вәкиле Мостафа хәзрәт бәйрәмгә икенче елын килгән: "Без кешеләрнең күңелен күрер өчен сату итәбез. Ислам атрибутикасы, китаплар алып килдек". Район халкы каравонда үз иткән тимерче Денис Кривоносов монда да игътибар үзәгендә.

    Сәхнәгә чыгу алдыннан хор коллективлары тавышларын көйли, биючеләр дулкынлана. Ташкирмәннең "Сүрәкә" фольклор коллективы быел үзенең 18 еллыгын билгеләп үтте. Авыл мәдәният йорты директоры Валентина Казанбаева җитәкчелегендәге "Сүрәкә" ансамбле 2010 елда бөтенроссия татар фольклоры "Түгәрәк уен" фестивалендә "Хореография" номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат булды. "Без әбиләребез гореф-гадәтләрен саклыйбыз, - дип үзләре турында сөйлиләр фольклор яратучылар. - Безнең репертуарда фәкать Ташкирмәндә генә җырлана торган җырлар бар." Татар Янтыгыннан "Чишмә" ансамблен Сабантуй яңалыгы дияргә була. Мәдәният йортының хәзерге директоры Гөлсинә Мифтахова биш ел элек борынгы көйләрне яратучыларга берләшергә тәкъдим итә. Аны авылдашлары хуплый. Шулай итеп авыл мәдәният йортына 10 кеше җыела, алар эшкә теләп алыналар.

    Ул арада мәйдан кунаклар һәм бәйрәмдә катнашучылар белән тулды. Менә район башлыгы Михаил Афанасьев озатуында хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясе делегациясе күренде, делегация составында Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе белгечләре бар иде. Аларны татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары кызыксындырды. Алар гамәли сәнгать әйберләрен, район халкы ясаган сувенир продукциясен яратып карадылар.

    Алып баручылар тавышы яңгырады. Михаил Афанасьев бәйрәмгә килүчеләрне Сабантуй белән котлады. Ул Сабантуйның Татарстан халкы тормышындагы урынын билгеләп үтте, ТР президенты Рөстәм Миңнеханов котлавын укыды. Башлык бу ел мул уңыш китерер дигән өметен белдерде.

    Сабантуй флагын күтәрү иң яхшы механизаторга, 2011 ел чәчү батыры "Йолдыз" хуҗалыгыннан Айрат Миңнуллинга тапшырылды. Сабан туе хезмәт туе булганлыктан, күп кенә авыл хуҗалыгы алдынгылары бүләкләргә лаек булды. Алар арасында "Хәерби" ЧҖҖдән Илназ Минбаев та бар. Чәчү өстендә ул 1007 эталон гектарда эш башкарган. Унтугыз яшьлек Анатолий Суханов өчен ("Семиречье" агрофирмасы" ЧҖҖ) бу беренче чәчү. Әмма ул яшьләрнең дә эшли алуларын раслады: механизатор 850 гектарда эш башкарган. Сүз уңаеннан, Анатолийның өч абыйсы да бу хуҗалыкта эшли. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальник урынбасары Илгиз Миңнекәев РФ авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыннан рәхмәт хаты алды. Ә райбашкарма комитеты эшләр идарәчесе Виктор Воробьев ТР президенты Рөстәм Миңнеханов рәхмәт хатына лаек булды. Бәйрәмдә бүләкләр күп булды. Әмма иң истәлеклесе - ике FIAT автомобиле булгандыр, Михаил Афанасьев тантаналы шартларда аларның ачкычларын Столбище һәм Рождествено авыл җирлекләре башлыкларына тапшырды.

    Бүләкләү үз чиратында барды. Ә ул арада уен һәм спорт мәйданчыкларында кыюлар үз көчләрен күрсәттеләр. Ярышлар кызганнан кыза. Мендәрләр белән сугыш, шахмат һәм шашка уеннары, һава шарлары белән дартс, теннис, волейбол, футбол, батут, армрестлинг, аркан тарту... Җитезләр әтәч эленгән колгага менеп карыйлар. Балалар йорты хезмәткәре һәм аның элекке тәрбияләнүчесе Рамил Мөхәммәдиев анда 1 минут 23 секундта менеп җитте.

    Ат чабышында Фәрит Зарипов ("Хәерби" ЧҖҖ) беренче килде. Маркиз кушаматлы атны терлекче Данис Хөснетдинов әзерләгән. Маркиз Лаешта гына түгел, Каипыда, Хәерби, Пәрәүдә дә чабышта катнашкан һәм беренче килгән. Бертуган Зыяутдиновлар Фазыл һәм Радик үзләрен гер спортында күрсәттеләр. Гомумән, гер күтәрүчеләр арасында Рушан Кәримуллинга ("Хәерби" ЧҖҖ) тиңнәр булмады - гер 37 мәртәбә өскә "очты".

    Әмма иң мавыктыргычы - милли көрәш. Кояш кыздырса да тамашачылар урыннарыннан китмәделәр, көрәшчеләргә көч бирделәр. Көрәшчеләргә зур бүләкләр тапшырылды: плазма телевизорлар, савыт-саба юу машиналары, суыткычлар. Лаешлыларга билгеле Сергей Павлик киеренке көрәштә баш батыр калды. Ул район данын республика ярышларында да яклады. Сабантуйда да осталыгын күрсәтте - көндәшләрен тиз екты. Төп бүләк -тәкәне иңенә салып пьедесталның беренче баскычына күтәрелде.

    Сабантуй флагы сәгать дүртенчеләрдә төшерелде. Кәефләре күтәрелгән, рәхәтләнеп күңел ачкан кешеләр өйләренә таралдылар. Лаеш сабан туе яхшы оештырылуы, төрлелеге белән аерылып торды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: