Кама ягы
  • Рус Тат
  • Яклыйсы, саклыйсы килә

    Без инде Халыкара балаларны яклау көнендә балаларга аттракционнарда катнашу, поп-корн ашау, асфальтта рәсем ясау (аннан башка бәйрәм бәйрәм түгел) тәкъдим ителгән күңел ачу булуга күнеккән. Бар гаиләгә ял итү һәм балаларга шатлык бүләк итү мөмкинлеге биргән музыкалы, күңелле һәм ваемсыз балачак бәйрәме. Әмма мондый бәйрәмнәрдә "уңышсызлар" арасына кергән әти-әниләр сирәк...

    Райбашкарма комитетының опека һәм попечительлек секторы баш белгече Лариса Плеханова балаларны беренче чиратта үз йөрәк парәләренә игътибар итмәгән юньсез ата-аналардан якларга кирәк дип исәпли. Профилактикалау органнары эшчәнлеге балигъ булмаганнар хокукларын яклауга юнәлтелгән. Хезмәткәрләргә еш кына үсмерләр хокукларын яклап судка кадәр барып җитәргә, кыен тормыш хәлләренә очрарга туры килә.

    Опека секторына бәхәсле төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәләр: аерылышканнан соң бала ата-ананың кайсы белән яшәячәк, әби белән бабайга үз оныклары белән аралашырга ярыймы, баланы квартирдан теркәүдән төшереп буламы һәм башкалар. Судта да опека һәм попечительлек секторына игътибар итәләр. Мәсәлән, бер банк ссуда алганда залог итеп банкка бирелгән квартирдан күп балалы гаиләне чыгару турында дәгъва белән судка мөрәҗәгать итә. Ата таләп ителгән сумманы вакытында түли алмый һәм гаиләнең урамда калуы бар... Хәзерге вакытта суд эше бара, эшнең ничек төгәлләнәсе ачык түгел. Әмма Л.Плеханова ышандырганча, опека һәм попечительлек органы балалар хокукы өчен ахыргача көрәшәчәк.

    Соңгы вакытта монда элекке хатыннары бала белән аралашу мөмкинлеге бирмәгән аталар еш мөрәҗәгать итә. Ә бер авылда әти-әниләре аерылышкач, балалар киресенчә гаилә башлыгы белән калганнар. Әниләре спиртлы эчемлекләр эчә, балаларын карамый. Менә ялгыз ата балалары үзе янында үзара килешү буенча түгел, суд карары буенча да яшәүләрен таләп итеп судка мөрәҗәгать итә.

    Гаиләдәге конфликтлар - һәрчак фаҗига ул. Бала үсә, аның тормыш тәҗрибәсе барлыкка килә һәм ул болай яшәргә ярамавын аңлый. 14 яшьлек кыз әнисе яшәгән дөньяны кабул итә алмый: квартир җылытылмый, тәртипсезлек, ярлылык, шакшылык һәм - эчүчелек. Ана белән кыз арасында конфликтлар башлана. Бу чоңгылдан чыгарга теләп кыз күп вакытта мәктәп интернатында яши. Хәсрәт ананы бу борчымый: кызына кимсетүле сүзләр әйтә, каргый... Ата-ана хокукыннан мәхрүм итү буенча судка ана килми. Аның тарафыннан шундый битарафлыкка да карамастан, яшүсмер гаиләдә яшәргә хыяллана. Хәзер ул Татарстан приютларының берсендә. Тәрбиячеләр бу эш сөйгән һәм ярдәмчел, киң күңелле кызга карап сокланалар. Ә ул үзенә кемнеңдер: "Исәнме, өйгә кайтыйк" диюен көтә.

    Баланы тиешенчә тәрбияләмәгән өчен җинаять җәзасы сирәк бирелә. Әмма районда мондый очрак та бар. Үз баласын яхшылап тәрбияләмәгән һәм аны җәберләгән өчен бер ана җинаять җаваплылыгына тартылган. Суд аңа төзәтү эшләре рәвешендә җәза биргән. Хәзер аның кызы приютта. Ана озак вакытлар кызы белән кызыксынмый - шалтыратмый, хәбәр салмый, янына бармый. Профилактикалау органнары гаиләне торгызырга омтылып берничә мәртәбә хатын белән очрашалар. Әмма аның ана булу тойгылары уянмый. Нәтиҗәдә быелның апрелендә суд аны ана булу хокукыннан мәхрүм итә, ә җиде яшьлек кыз шушы араларда тәрбиягә бала алган гаиләгә биреләчәк.

    Хәзерге балаларны нәрсәдән якларга кирәк? Менә районда яшәүчеләрнең фикерләре.

    Ирина Алешина, ПФ идарәсе начальнигы:

    -Тискәре йогынты күп, шул исәптән телевидениедән, интернеттан. Материал фильтрланмый. Беренче планда акылга да, күңелгә дә азык бирми торган тапшырулар. Заманча мультфильнарда хәтта изге эшләр дә юк. Балалар җанын менә шулардан - көч кулланудан, оятсызлыктан сакларга кирәк.

    Гөлнур Сәйфетдинова, үзәк район хастаханәсе баш табиб урынбасары:

    -Беренче чиратта компьютерлардан. Хәзерге балалар аз хәрәкәтләнәләр. Алар физик яктан йомшак, шуңа күрә еш авырыйлар да.

    Владимир Чуприн, Рождествено мәктәбе директоры:

    -Кешеләр: эчкечеләр, хулиганнар, алдакчылар, террорчылар тәэсиреннән. Табигый һәм техноген характердагы көтелмәгән хәлләрдән, шул исәптән юл һәлакәтләреннән. Балаларны куркыныч зоналарда, төркемдә үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү, тормышта була торган төрле хәлләргә әзер булырга өйрәтү кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: