Кама ягы
  • Рус Тат
  • Үзара салым – шәһәрне яхшы якка үзгәртү мөмкинлеге

    Якшәмбе көнне, 2019 елның 8 декабрендә Лаеш шәһәре территориясендә гражданнарның үзара салымын кертү мәсьәләсе буенча җирле референдум булачак.

    Гражданнарның ирекле үзара салым системасы Татарстанда инде берничә ел гамәлдә. Халыктан җирле бюджетка кергән һәр сумга республика хакимияте тагын дүртне өсти. Бу инде берничә көнүзәк проблеманы хәл итү мөмкинлеге бирде. Лаеш шәһәре башкарма комитеты хәбәр иткәнчә, соңгы өч елда үзара салым акчаларына (республика бюджетыннан финанслауны исәпкә алып, 7,63 миллион сум) Восстание, Нарат, Совхоз урамнарына вак таш, Балык заводы урамының бер өлешенә асфальт җәелде.

    Быел җирле референдумга 2020 елда Лаеш шәһәренең балигъ булган һәр кешесеннән, көндезге бүлектә укучы студентлардан һәм балачактан инвалидлардан кала, 250 сум күләмендә үзара салым кертү турында мәсьәлә чыгарыла. Җыелган акчаларны Лаеш шәһәренең һәм Иске Пристань авылының урам-юл челтәрен төзү, ремонтлау һәм карауга, шулай ук безнең шәһәр зиратлары территорияләрен төзекләндерүгә тоту планлаштырыла.

    Гражданнарның үзара салымы буенча республика программасы үзен уңай яктан күрсәтергә өлгерде. Лаеш шәһәре Башкарма комитеты кешеләрдән 2019 елның 8 декабрендә референдумда үз тавышларын бирүләрен үтенә.    

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: