Кама ягы
  • Рус Тат
  • Казанда сәламәтлекләре чикләнгән балалар мәктәпләрен җиһазладылар

    Быел сәламәтлекләре чикләнгән балаларның 11 һәм 76 нчы Казан мәктәпләрен уку өчен кирәкле җиһазлар белән тәэмин иттеләр.

    “Заманча мәктәп” федераль проекты буенча “Мәгариф” гомуммилләт проекты киртәләрендә бу уку йортларына 14 млн. сумнан артык акчага җиһазлар алынды. Ул РФ Призеденты Владимир Путин инициативасы белән эшләнде.

    Мәктәпләрдә сенсорлы бүлмәләр, диагностика корекция-үстерүче комплекслар, психолог, дефектолог, логопед кабинетлары җиһазланды. Өстәмә белем бирү кабинетлары Smart, ноутбуклар, төсле күп функцияле музыка кораллары белән тулыланды. Ә хезмәт мастерскойларына яңа станоклар, тегү машиналары, үтекләү системасы һәм савыт-саба китерелде.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: