Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия матбугаты көне белән котлавы

Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре! Журналистлар һәм редакторлар, нәширләр һәм полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм тибрәтүчеләр! Сезне ихлас күңелдән Россия матбугаты көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм үзенең тырыш эшчәнлеге белән мәгълүмат дөньясын булдыручы, гражданнарның иң төп конституциячел хокукларының берсе булган сүз иреген үтәүне тәэмин итүче барлык хезмәткәрләрне дә берләштерә. Төрле тематик юнәлештәге басмаларның сәхифәләрендә күпмилләтле илебез тарихы, үткән чорлар һәм бүгенге көннең рухы чагылдырыла. Мәгълүмат кырының ургылып үзгәрүенә, массакүләм мәгълүмат чараларының яңа үсеш юлларын эзләвенә карамастан, басма сүз элеккечә абруйлы һәм кирәк булып кала.
Бүген сезнең һәрберегез ниндидер дәрәҗәдә аналитик һәм мәгълүматчы, колумнист һәм күзәтүче, публицист һәм блогер да. Сез укучыларыгызны арттыру өчен заманча басма мөмкинлекләреннән һәм иң яңа цифрлы технологияләрдән оста файдаланасыз, көн сулышын тоярга, вакыйгаларның үзәгендә булырга омтыласыз. Күпканаллы һәм интерактив форматлар, күз явын алырлык полиграфия, мәгълүматны һәрьяклап үлчәнгән итеп биргәндә «кайнар» темаларның гадәти булмаган ракурсларын эзләү сезгә даими укучыларыгызны саклап калырга һәм яңаларын табарга ярдәм итә. Беркемгә дә сер түгел, иң мөһим проблемалар һәм әһәмиятле сәяси карарлар, игътибар иткәнче, репортаж, интервью, мәкаләләр булып басылып чыкканчы, җәмгыять карашыннан читтә калып килә. Сез кабул ителгән башлангычларны аңлатып бирәсез, алда торган мәсьәләләрне тизрәк хәл итәргә булышасыз, халык фикерен һәм кәефен җиткерәсез. Шуңа күрә сездән акыл һәм йөрәк аша үткәреп язылган тирән эчтәлекле мәкаләләр, яңа креатив проектлар көтәбез.
Кадерле дуслар! Бәйрәм көнегездә сезгә нәтиҗәле хезмәттәшлек, һөнәри осталык, эшкә һәм ил журналистикасының иң яхшы традицияләренә тугрылык өчен рәхмәт сүзләре җиткерергә рөхсәт итегез. Сезгә республикада, илдә һәм дөньядагы хәлләрне күзәтеп бару өчен – үткен караш, төрле фикерләрдәге хакыйкатьне аңлау һәм кабул итү өчен – сизгерлек, күргәнне һәм ишеткәнне дөрес язу өчен очлы каләм телим.
Эшегез һәрвакыт шатлык һәм канәгатьләнү хисе китерсен. Сәламәтлегегез нык булсын, алда сезне озын, зур вакыйгаларга бай тормыш көтә. Сезгә илһам чишмәгезнең саекмавын, яңа иҗади уңышлар, бәхет, игелек һәм иминлек телим!
Бәйрәм белән!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 15:52Лаешта Халыкара Гаилә көнен билгеләп үттеләр Никахларны теркәү сарае Лаеш районының яшь һәм өлкән гаиләләре өчен ишекләрен ачты.12300
-
20 май 2022 - 13:20Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә Россия Федерациясе Президентының “Балалы гаиләләргә айлык акчалата түләү турында” 2022 елның 31 мартында кабул ителгән 175 номерлы Указы нигезендә 1 майдан Россия Пенсия Фонды 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга яңа төр пособие түләүгә кереште.13500
-
20 май 2022 - 09:43Лаеш көрәшчеләре иң яхшылар Комлы Ковалиның “Дуслык” спорт-ял үзәге “Чын сугыш” секциясе тренеры Александр Чадаевта тәрбияләнүчеләр армия кул сугышы һәм абсолют чын сугыш буенча төбәкара ачык турнирда катнаштылар.16000
-
19 май 2022 - 15:35Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.29100
-
19 май 2022 - 12:35Районда “Тонировка” операциясе үтте Атна дәвамында Лаеш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре салон тәрәзәләре артык караңгыландырылган автотранспорт чараларын ачыкладылар.30900
-
19 май 2022 - 10:28Кино сөючеләр Лаеш районына җыелды ТР иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы матбугат хезмәте фотосы32400
-
18 май 2022 - 15:12Безнең укучылар – чиста урманнар яклы Ел саен үтә торган “Татарстанның чиста урманнары” экология акциясендә Лаешның №3 мәктәбе укучылары катнашты.45200
-
18 май 2022 - 10:19Газетага элекке бәядән язылып калырга тырышыгыз 2022 елның икенче яртысына “Кама ягы” газетасына язылу компаниясе дәвам итә.39600
-
13 май 2022 - 16:43Бессмертный полк в Лаишево 9 мая 2022 года
-
18 май 2022 - 13:24Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Бөек Җиңү көне белән котладыларБөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иткәндә ветераннарга, концлагерьларның элекке балигъ булмаган тоткыннарына һәм камалыштагы Ленинградта яшәүчегә Россия һәм Татарстан Президентлары бүләкләре һәм открыткалар тапшырдылар.39100
-
18 май 2022 - 15:12Безнең укучылар – чиста урманнар яклы Ел саен үтә торган “Татарстанның чиста урманнары” экология акциясендә Лаешның №3 мәктәбе укучылары катнашты.45200
-
18 май 2022 - 10:19Газетага элекке бәядән язылып калырга тырышыгыз 2022 елның икенче яртысына “Кама ягы” газетасына язылу компаниясе дәвам итә.39600
-
18 май 2022 - 13:24Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Бөек Җиңү көне белән котладылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иткәндә ветераннарга, концлагерьларның элекке балигъ булмаган тоткыннарына һәм камалыштагы Ленинградта яшәүчегә Россия һәм Татарстан Президентлары бүләкләре һәм открыткалар тапшырдылар.39100
-
19 май 2022 - 10:28Кино сөючеләр Лаеш районына җыелды ТР иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы матбугат хезмәте фотосы32400
-
19 май 2022 - 12:35Районда “Тонировка” операциясе үтте Атна дәвамында Лаеш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре салон тәрәзәләре артык караңгыландырылган автотранспорт чараларын ачыкладылар.30900
-
19 май 2022 - 15:35Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.29100
-
20 май 2022 - 09:43Лаеш көрәшчеләре иң яхшылар Комлы Ковалиның “Дуслык” спорт-ял үзәге “Чын сугыш” секциясе тренеры Александр Чадаевта тәрбияләнүчеләр армия кул сугышы һәм абсолют чын сугыш буенча төбәкара ачык турнирда катнаштылар.16000
-
20 май 2022 - 13:20Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә Россия Федерациясе Президентының “Балалы гаиләләргә айлык акчалата түләү турында” 2022 елның 31 мартында кабул ителгән 175 номерлы Указы нигезендә 1 майдан Россия Пенсия Фонды 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга яңа төр пособие түләүгә кереште.13500
-
20 май 2022 - 15:52Лаешта Халыкара Гаилә көнен билгеләп үттеләр Никахларны теркәү сарае Лаеш районының яшь һәм өлкән гаиләләре өчен ишекләрен ачты.12300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кама ягы (Камская новь)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФC77-47624 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Денис Геннадьевич Суханов
Адрес редакции: юридический / фактический - 422610, Республика Татарстан, г. Лаишево, ул. Марии Ульяновой д.56 (офис 2)
Электронная почта - novayakama@yandex.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции - kamskaja-nov.dir@tatmedia.com
Телефон редакции: 8 (84378) 2-56-47
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика