Камская новь

г. Лаишево

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурсы редакции

Үз балаңның күзләренә кара

"Үз балаңның күзләренә кара" акциясе тәмамланды. Ул мәгариф һәм фән министрлыгы инициативасы белән оештырылды. Моңа мәгълүмати челтәрдә балалар һәм яшүсмерләр сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян салучы хәбәрләр, шулай ук балигъ булмаганнарга спитрлы эчемлекләр һәм сигарет сату сәбәпче булды.

Ата-аналар һәм укытучылар өчен бу проблема буенча түгәрәк өстәлләр, брифинглар һәм башка чаралар үткәрелде. Ата-аналарга наркотиклар һәм психотроп матдәләр куллану формаларын һәм нәтиҗәләрен аңлату белән бергә, өйдәге компьютерга фильтрлау системасы урнаштыруның бик тә тәэсирле чара булуын искәрттеләр. Ул эротика элементлары, алкоголь, тәмәке әйберләре һәм башка тискәре күренешләрне рекламалаган сайтларга керүне тыя. Айлык барышында педагог-психологлар киңәшен, махсус медицина һәм социаль-хокукый ярдәм алу мөмкинлеге булды.

-Кешенең шәхси сыйфатлары, характеры бала чактан формалаша, - дип сөйли Лаеш районы мәгълүмати-методик үзәк педагог-психологы Наталья Низамова. - Ата-аналарга үз балалары белән мөнәсәбәттә сак булырга кирәк. Аңа начар сүзләр әйтмәгез, физик җәза бирмәгез. Ата-аналарның тәртибе яшүсмерләрнең киләчәктә үзләренә ышануларына, аның җәмгыятьтәге активлыгына тәэсир итә.

Россиянең наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль хезмәте акция кысаларында наркомания һәм наркоҗинаятьләрне профилактикалау өлкәсендә ел саен үтә торган Бөтенроссия олимпиадасының республика этабын игълан итте. Лаешның беренче гимназиясе дә анда катнашты. Районның җәмәгать урыннары, торак пунктлардагы сәүдә нокталарында закон бозуларны ачыклау буенча балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе, полиция, мәгариф бүлеге һәм актив ата-аналар белән ведомствоара рейдлар үткәрелде.

-Үзебезнең эш, өй мәшәкатьләре белән без еш кына балалар турында онытабыз. Еш кына моның өчен кыйммәт түләргә туры килә. Балаларны тормышта мөһим максат куярга һәм аңа омтылырга өйрәтегез, - дип киңәш бирә Наталья Геннадьевна. - Балаларга, аеруча кечкенә чакта ата-аналар белән даими элемтә кирәк. Үз балагызга көн саен вакыт табыгыз, аңа үзегезнең яратуыгызны, аңлавыгызны күрсәтегез. Юкка гына бала үстерү, аны тәрбияләү, кеше итү җиңел түгел димиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция подростки