Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексей Карпов юбилеен билгеләп үтте

Лаеш районы 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогында яшәүче, Җиңү Парадында катнашкан Алексей Карпов 95 яшьлек туган көнен билгеләде.

Алексей Матвеевичны Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов котлады. Юбиляр Россия Президенты Владимир Путиннан һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан открыткалар алды.

1945 елда Мәскәүдә Җиңү Парадында катнашучы район хәрби комиссары Александр Афанасьевтан һәм район ветераннар Советы рәисе Рашат Булатовтан да котлаулар, бүләкләр һәм чәчәкләр кабул итте. Юбиляр адресына район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге тарафыннан күп кенә җылы сүзләр әйтелде.

Хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы инвалиды ТАССРның Корноухов районы Екатериновка авылында (хәзер Лаеш районы) туа. 13 яшеннән колхозда эшли башлый. Авыл кешеләре яхшырак яши башлау белән ил күгендә кара болытлар куера башлый. Тиздән куркыныч хәбәр килә: “Сугыш башланган!”. 17 яшьлек егет Алексей Карпов 1942 елның июлендә фронтка китә. Сугыш вакытында дүрт тапкыр яралана. Гаиләсе ике тапкыр үлем хәбәре ала...

Бернигә карамастан, солдат исән кала һәм фашистлар белән сугышуын дәвам итә. Җиңүне ул Братиславада каршылый. Май азагында аны дүртенче дивизия штабына чакырталар һәм Җиңү Парадында катнашачагын хәбәр итәләр. Бу бар совет халкының онытылмаслык бәйрәме була. Ул җиңүчеләр Парады булып тарихка керә. Гаиләсе инде һәлак булган дип саналган Җиңү солдатының өйгә әйләнеп кайтуына бик шатлана.

Юбиляр икенче һәм өченче дәрәҗә Дан орденнары, беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике “Батырлык өчен” медале, “Будапештны алган өчен”,  “Венаны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре һәм тагын 19 истәлек медале белән бүләкләнгән. Хезмәттәге уңышлары өчен юбилей медальләре белән билгеләнгән һәм “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булган.

Алексей Матвеевич аның яшендәге кешеләргә күрсәтелгән игътибар һәм хөрмәт өчен кунакларга чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев