Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Буран «Оранжевый ветер» җилкәнле ярышка старт алырга комачауламады

Лаеш районында Идел ярында җилкәнле спорт буенча сноукайтин курс-рейс такта/чаңгы классларында Россия Кубогының беренче этабына старт бирелде.

Боровое Матюшинода утыздан артык спортчы ярышларда җиңү өчен көрәшәчәк. Кубокның шәхси исәбендә Казаннан, Самара, Тольятти, Мәскәү, Калуга, Сургут, Чиләбе, Миасс, Екатеринбургтан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән сноукайтингистлар көрәшәчәк.

Ярышлар этабын Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев ачты. Татарстан Республикасы җилкәнле спорт федерациясе идарәсе рәисе Вадим Трофимов ярышлар башлану белән котлады һәм уңайлы җил теләде.

Ярышлар шартларын катнашучыларга ярыш судьясы – югары категорияле судья Алексей Ражеваңлатты.

- Сноукайтинг хоббидан шактый ышанычлы төстә тормыш рәвешенә әйләнде, - диде оештыру комитеты рәисе, «Оранжевый ветер» ярышлары рейс-директоры Илнур Латыйпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев