Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Газетага альтернатив языл

“Кама ягы”-“Камская новь” газетасы редакциясендә Лаешның иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре массакүләм мәгълүмат чараларының басма варианты перспективалары турында фикер алыштылар.

Күп кенә яшьләр һәм урта буын кешеләре торган саен Интернетны артыграк күрәләр һәм район яңалыкларын “Камская новь” сайтыннан укый алалар. Ләкин кәгазь басманы укудан тәм табучылар да бар. Күнегелгән иске басма формат районның шактый кешеләрен шатландыруын дәвам итә.

Гражданнарның финанс чыгымнарын киметү өчен Лаешта һәм район буенча җирле газетага альтернатив язылу пунктлары булдырылды. Учреждениеләр, оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре хәзер басманы эшләрендә үк, ә башкалар – сәүдә нокталарыннан алалар. Бу уңайлы яңалык ныклап урнашты.

-Кешеләр азрак түлиләр һәм безнең газетаны якындагы пунктлардан алалар, - дип раслады очрашуда иҗтимагый берләшмәләр белән эшне координацияләү советы рәисе Илгизә Тимершина. – Кешеләрнең укуга тартылуын сакларга һәм арттырырга кирәк, рус телендә дә, татар телендә дә, чөнки “Кама ягы”на да альтернатив язылырга мөмкин.

“Камская новь»-“Кама ягы” газетасының бәясе:

-“Россия почтасы” китергәндә, гражданнарга – 711,00 сум, юридик затларга – 801,00 сум.

-альтернатив язылганда – 450,00 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев