Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Каравон якынайганнан якыная

Рус җырларын яратучыларны “Каравон” фольклор фестиваленә чакырабыз. Ул 25 май көнне Лаеш районының Никольский авылында үтәчәк.

Фото автор архивыннан

Матур, үзенчәлекле бәйрәм халык җырларына мөкиббән булганнарны җыя. Интерактив тематик мәйданчыклар эшләячәк. Бәйрәм кунакларына бергәләп җырлар һәм биюләр башкару, биюләр өйрәнү тәкъдим ителәчәк. Теләге булганнар чүлмәк  ясаучылардан, тукучылардан һәм башка һөнәрчеләрдән көнкүреш кирәк-яракларын һәм бизәнү әйберләрен борынгы технологияләр һәм алымнар белән эшләргә өйрәнә алачаклар. Балалар өчен уеннар, яшьләр өчен аерым күңел ачулар оештырылачак. Фестивальне зур ярминкә, Петрушка театры, урам музыкантлары бизәячәк. Бәйрәм гадәттәгечә барлык катнашучылар һәм кунаклар катнашында зур әйлән-бәйлән белән тәмамланачак.

Быел Каравонга рус җырчысы, халык җырларын башкаручы Марина Девятова килә. Ул халыкара фестивальләр һәм конкурслар лауреаты, “Халык артисты-3” телевизион проект финалчысы.

Тулырак материалны киләсе санда укырсыз.

Реклама хокукында. 0+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X