Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хәтер һәм кайгы көне

Лаеш районының хөрмәтле кешеләре! Моннан 78 ел элек 1941 елның 22 июнендә фашист гаскәрләре явызларча Туган илебезгә басып керде.

Бөек Ватан сугышы башланды, ул һәр гаиләгә, һәр йортка кайгы алып килде. Югалту ачысын, зур хәсрәтне вакыт юмый, аның эзе саклана.

Без сугыш кырында һәм дошман концлагерьларында һәлак булганнарны, гомерләрен сугыш өзгән бар кешене искә алабыз. Ул кешеләрнең исемнәре хәзерге буын күңелендә мәңге сакланыр.

Хәтер һәм кайгы көнендә бүген исән булганнар ветераннар, сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре, фашизм белән көрәштә сынмаган, сыгылмаган һәм җиңгән бар кеше алдында түбәнчелек белән баш ияләр.

Без җиңүчеләргә, дошманга каршы торырга һәм җиңәргә ярдәм иткән изгелек һәм мәхәббәт идеалларына тигезләнәбез. Безнең балалар, оныклар һәм оныкчыклар тормышны сугышка урын булмаслык итеп төзерләр.

Геройларга мәңгелек дан һәм алар безнең хәтерләрдә!

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П. Афанасьев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев