Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Компенсацияне 100 кеше алды

Лаеш районында гражданнарның аерым категорияләренә санлы телетапшыруларга күчү белән бәйле төстә чыгымнары кире кайтарыла.

Матди ярдәм күрсәтүнең республика үзәгенең Татарстан Республикасы Лаеш районы бүлеге мөдире Елена Прянишникова санлы телетапшырулар сигналын кабул итү өчен кирәкле санлы телевизион приставкалар һәм антенналар сатып алу чыгымнарына компенсация турында җентекләп сөйләде.

Елена Михайловна, гражданнарның нинди категорияләре бу түләүне ала ала?

-Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган, балага ай саен пособие алучы күп балалы гаиләләр. Инвалид балалары булган гаиләләр дә шунда ук карый.

-Бер кешегә керемнәре 20 меңнән азрак булган 70 яшькә җиткән яки аннан өлкәнрәк булган ялгыз яшәүче пенсионерлар (яки пенсионерлардан торган гаиләләр). Шул ук таләпләр инвалидларга да кагыла.

Компенсация алу өчен нинди документлар тапшырырга кирәк?

-Гариза бирүченең гаилә әгъзаларының соңгы өч айдагы керемен раслаучы документлар (балага ай саен пособие алучы гаиләләрдән тыш).

-Санлы ТV-сигнал кабул итү өчен кирәкле җайланмалар сатып алуны раслаучы документлар.

Чыгымнарны кире кайтару өчен кая мөрәҗәгать итәргә?

-Матди ярдәм күрсәтүнең республика үзәге бүлегенең клиентлар хезмәтенә (Лаеш шәһәре, Беренче май урамы, 35 йорт, социаль яклау бүлеге бинасында, беренче кат).

Компенсациянең күләме нинди?

-Җайланма 1 мең сумнан кимрәк бәяләнә икән, тулаем бәясе кайтарыла, яки җайланманың һәр төренә 1 мең сум түләнә.

Түләүне алуга гариза озак караламы?

-Документларның тулы пакетын тапшырганда гаризаны карау 10 көн дәвамында башкарыла.

Районның күпме кешесе компенсация алды инде?

-2019 елның 1 ноябренә түләүне төгәл 100 кеше алды.

Чыгымнарга компенсация алуга гаризаны нинди вакыт эчендә бирергә була?

-Гаризалар 2019 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә. Әмма 30 ноябрь, шимбә, эш көне булмаганлыктан, гариза бирү өчен соңгы көн – 2019 елның 29 ноябре.

 

(Реклама хокукында)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев