Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш районын Илдус Зарипов җитәкләячәк

Бүген район Советы утырышында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев яңа эшкә күчү белән бәйле төстә отставкага китте – ул Яшел Үзән районы җитәкчесе постын биләячәк. Аны моңа кадәр Теләче районын җитәкләгән Илдус Зарипов алыштырачак.

Район матбугат хезмәте фотосы

Әлеге кадрлар алышыну район Советының чәршәмбе, 2019 елның 18 сентябрендә узган 31нче сессиясе утырышында төп көн тәртибе булды. Лаеш муниципаль  районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илдус Зарипов белән депутатларны ТР премьер-министры Алексей Песошин таныштырды.

-Лаеш районы тотрыклы төстә лидерлар өчлегенә керә, бу инвестицияләр ягыннан иң җәлеп итүче территория. Җитәкчелек алышыну – мөһим мәсьәлә, - диде Алексей Песошин. – Яңа җитәкченең югары күрсәткечләрне саклап кына калмыйча, районның киләчәктә дә социаль-икътисади үсешенә ирешүе мөһим. Бүгенге көнгә кадәр Илдус Фатыйх улы уңышлы төстә Теләче районын җитәкләде. Ул күпләргә таныш. Кирәкле компетенцияләргә ия.  

Җавап сүзендә Илдус Зарипов “гади булмаган, әмма яхшы” районны җитәкләүне ышанып тапшырган өчен рәхмәтле булуын белдерде:

-Җаваплылыкның зур булуын аңлыйм, коллективка тиз арада кушылырга тырышачакмын. Район минем өчен туган якка әйләнер, башкача булуы мөмкин дә түгел. Михаил Павлович – минем дустым, ул тагын да эрерәк районга китә. Аның да барысы яхшы булыр дип ышанам, чөнки ул әзерлекле һәм белемле кеше.

Алексей Песошин Михаил Афанасьевка үз постында мактауга лаек эше өчен рәхмәт белдерде һәм аңа Яшел Үзән районы җитәкчесе вазифасында уңышлар теләде. Аннан соң ул аңа «За доблестный труд» медале тапшырды.  Михаил Павлович Лаеш районында бергә эшләргә туры килгән бар кеше белән җылы саубуллашты. Һәм үзенә алмашка килүчегә ярдәм итүләрен үтенде.  

-Мин ышанам, Илдус Фатыйхович бурычларны уңышлы үтәр. Бик тә районның чәчәк атуын телим. Барысы да тулы тәртиптә булыр, дип уйлыйм, - диде саубуллашу сүзендә Михаил Афанасьев.

Бүген ТР Яшел Үзән муниципаль район Советының да 50нче утырышы булды, аның барышында Михаил Афанасьев район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Белешмә өчен:

Илдус Зарипов 2011 елның декабреннән Теләче районы җитәкчесе булып эшләгән. 2009 елдан 2011 елга кадәр чорда “Татфлот” СК” ААҖнең генераль директоры вазифасын биләгән. Аңа кадәр ул «Татэнерго» структураларында хезмәт куйган, юридик һәм икътисади белемнәр алган (МВА программасы буенча укыган).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев