Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш районының яшь профессионаллары үз осталыкларын күрсәтә

«Молодые профессионалы» WorldSkills Russia һөнәри осталык конкурсының төбәк этабында алар берничә компетенциядә конкурсантлар һәм экспертлар буларак катнашалар.

«Производственная сборка изделий авиационной техники» компетенциясендә үз белемнәрен Азат Гәрәев, Виталий Эчейкин һәм Данил Максимов күрсәтә. Александр Меньшиков, Андрей Ермолаев һәм Константин Жарковский эксперт буларак чыгыш ясый.

«Промышленный дизайн» һәм «Промышленный дизайн-Юниоры» компетенциясендә Егор Бурумов, Арина Ермолаева һәм Алмаз Сәхәбиев чыгыш ясый. Экспертлар арасында - Марина Савельева, Резедә Шәфигуллина, Дания Гайнуллина һәм Раил Нигъмәтҗанов.

Безнең якташлар ярыша торган тагын бер компетенция «Обслуживание авиационной техники» һәм «Обслуживание авиационной техники – Юниоры». Монда Лаеш районы данын Иван Патрушев, Кирилл Козлов, Айдар Гайнетдинов, Егор Алешин, Влад Сачков һәм Таһир Хәсәнов яклый. Иван Алешин, Алик Сәгыйтов, Разил Шәвәлиев, Дамир Хәмәтгалиев, Андрей Лапташкин һәм Дмитрий Шкретов экспертлар булып тора.

Төбәк чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар һөнәри осталык буенча Татарстанның киңәйтелгән җыелма командасы составына керәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев