Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ЛаешлыларВатан тарихы буенча белемнәрен тикшерә алдылар

Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге 2нче мәктәбендә “Ватан тарихы буенча тест” халыкара акциясе үткәрелде.

Акцияне РФ Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты оештыра. Проект тарихи хәтерне саклау максатында һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан оештырылган. Тестта югары сыйныф укучылары, Лаеш техник-икътисади техникумы студентлары һәм тарих укытучылары катнашты. Һәр конкурсантка индивидуаль номер бирелде, аның буенча сайтта үз күрсәткечләреңне белергә мөмкин булачак. Кырык минут эчендә кырык сорауга җавап бирергә кирәк иде. Акциянең бар катнашучылары катнашу турында таныклык алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев