Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаешның экстрим-паркы нинди булачак

Туган шәһәребез Лаеш өчен җаны авырткан, битараф булмаган шәһәр кешеләре чаңгы базасы районында төзергә планлаштырыла торган булачак экстрим-парк концепциясен эшләүдә катнаштылар.

Лаеш техникумы китапханәсе шыгрым тулы иде: монда туган шәһәребез киләчәгенә битараф булмаганнар җыелды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов, җирле кешеләр, активистлар һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре үз тәкъдимнәрен кертергә теләделәр. Эшмәкәрләр, мәктәп укучылары, техникум студентлары да читтә калмады.

Эшне башлар алдыннан гамәлдә булган мондый корылмаларның төрле үрнәкләре күрсәтелде. Бу булачак проект өстендә эшләү өчен башлангыч нокта булды. Төркемнәрдә көчле фикер алышу башланды. Кайдадыр бәхәсләштеләр, кайдадыр шаярттылар. Кемдер шунда ук үз тәкъдимнәрен язарга тотынды. Ә кемдер экстрим-паркта нәрсә күрергә теләвен ачыклый алмады: спорт мәйданчыгымы? Ял һәм күңел ачу өчен урынмы? Барысы да фикерләрен стикерларга язып бардылар.

Үз проектыңны тәкъдим итәр вакыт җитте. “Парковка кирәк”, - бу сүзләр һәркайсында да яңгырады. Күрәсең, яр буеның аяныч тәҗрибәсен исәпкә алганнар... Балалар мәйданчыгы, памп-трек (чокырлар, түмгәкләр һәм авышлыклар чиратлаша торган махсус велосипед юлы), скейтпарк, картодром, спорт йөрүе өчен юл төзергә тәкъдим иттеләр. Монда музыкаль фонтан, тир, ачык һавада кинотеатр, массакүләм чаралар үткәрү өчен амфитеатр, кафе, чаңгы юлы, этләр белән йөрү урыны булдыру турында теләкләр белдерелде. Спорт инвентарьләре прокатын оештырырга, вайфай урнаштырырга тәкъдим иттеләр. Ә балалар белән профессиональ тренерлар эшләсен. Тәкъдимнәр бик күп иде. Алар барысы да өйрәнеләчәк һәм Лаешның әлеге микрорайонын төзекләндерү концепциясе нигезенә салыначак.

Экстрим-парк проектын эшләүчеләрнең бай тәҗрибәсе бар: аларның корылмаларын Татарстанда гына түгел, Европада да күрергә була. Алар югары класслы профессионаллар. Алар Фәридә Мортазинаның шәһәрнең аутентиклыгын саклау, булачак экстрим-паркны таныла торган итү тәкъдимен хупладылар. Анда булган һәркем шунда ук күрерлек һәм аңларлык булсын: бу Лаеш.

-Бездә хәзер сәламәт тормыш рәвеше модада булуын аңлау бар, һәм спорт корылмаларына сорау булачак, - дип аңлатма бирде чараның модераторы, архитектура бүлеге белгече Герман Гайнетдинов.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов эш йомгаклары буенча үз фикерен белдерде:

- Экстрим-парк кешеләр өчен эшләнә, шуңа күрә аның проекты турында халык белән фикер алышу бара. Шәһәр кешеләре күп төрле идеяләр әйттеләр, аларның иң кызыклылары проектлаучылар тарафыннан эшкә алыначак. Бу парк бик шәп булырга тиеш. Безнең ялгышырга хакыбыз юк!

Әзер проектны җәмәгатьчелек хөкеменә чыгарачаклар. Шулай булгач безнең экстрим-парк турында сүз барачак тагын бер очрашу көтелә әле.

Фикер алышудан фотолар һәм видеоны газета сайтында «Новости», «Фотогалерея», «Видео» рубрикаларында карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев