Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ни өчен соры хезмәт хакына ризалашмаска

“Соры хезмәт хакы” һәм “конвертта хезмәт хакы” сүзтезмәләре хәзер колакны ертып керми һәм без аларга ияләндек инде. Алар булачак пенсионерларга нинди күңелсезлекләр китерергә мөмкин – без бу хакта Лаеш районы мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Пучкова белән сөйләшәбез.

Татьяна Константиновна, соры хезмәт хакында нинди куркыныч яшеренгән?

-Әйдәгез башта “соры хезмәт хакы” терминын аңлатып үтик. Бу НДФЛ һәм иминият взнослары түләнмәгән табыш. Ә гражданның булачак пенсиясе нигезен эш бирүченең мәҗбүри пенсия иминиятенә түләгән взнослары тәшкил итә. Димәк, рәсми төстә эшкә урнашмау һәм хезмәт хакын конвертта алу – киләчәктә пенсиянең аз булуының төп сәбәбе. Хезмәт килешүе төземәгән һәм хезмәт хакын рәсми түләмәгән, конвертта биргән эш бирүче үз хезмәткәрләрен бүген социаль гарантияләрдән һәм киләчәктә лаеклы пенсиядән мәхрүм итә, чөнки, тагын бер мәртәбә кабатлыйм, “соры” хезмәт хакыннан эшчәннең Пенсия фондына взнослар исәпләнми.

Хезмәт килешүе төземәгән өчен эш бирүчегә нәрсәләр яный?

-КоАПка (5.27 маддә) ярашлы төстә бу бозу өчен гражданнарга өч меңнән биш мең сумга кадәр, вазифаи затларга уннан егерме меңгә кадәр штраф салу күздә тотыла. Хезмәт килешүе төзүдән баш тарту яки аны тиешенчә төземәү яки эшче һәм эш бирүче арасында хезмәт килешүләрен көйләүче гражданлык-хокукый килешү төзү өчен вазифаи затларга ун меңнән егерме меңгә кадәр штраф салуны күздә тота; юридик зат дип танылмаган килеш эшмәкәрлек алып барган затларга биш меңнән ун мең сумга кадәр штраф; юридик затларга илле меңнән йөз меңгә кадәр штраф.

Хезмәт килешүләре төзү буенча хезмәт законнары үтәлешен саклау буенча шуны өсти алам, формаль булмаган хезмәт базарын көйләү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия ел башыннан хезмәт килешүләре төзелмәү очрагын ачыклау өчен 8 рейд үткәрелде. Тикшерү барышында 6 хезмәт килешүе төзелде.

РФ Пенсия фондына взнослар хезмәткә рәсми түләү фондыннан гына исәпләнә һәм түләнә.

Бу проблемадан ничек котылырга?

-Төп кагыйдә – хезмәт килешүе төзегез. Аннан башка эш бирүче үзенә бер нинди йөкләмә алмый. Ул сезгә хезмәт хакын тулы күләмдә түләмәскә дә мөмкин, ә инде  хезмәт хакын түләттерүне таләп итеп судка мөрәҗәгать иткәндә сез үзегезнең хезмәт эшчәнлегегезне раслый алмыйсыз. Нәтиҗәдә, сез бушлай эшләгән булып чыгасыз...

Мондый эш бирүчегә кая зарланып була?

-Хезмәт хакларын конвертта түләүче эш бирүчеләр турында  “Народный контроль” ГИСка һәм “Кайнар линия”гә хәбәр итәргә була. Моның өчен интернеттан дәүләт хезмәтләре порталына керергә һәм шәхси кабинетта теркәлергә кирәк. Аннан соң “Народный контроль” дәүләт мәгълүмати системасы аша “Серый рынок труда” юнәлеше буенча рәсми төстә эшләмәү һәм конверт белән хезмәт хакы алу очраклары хакында хәбәр итәргә була.

Сез Лаеш районы мәшгульлек үзәге кайнар линия телефоны аша да мөрәҗәгать итә аласыз: 8(84378) 2-48-12.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев