Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы бәйрәм белән!

Лаеш районында яшәүче хөрмәтле православие динен тотучылар!

Сезне чын күңелдән Олы бәйрәм белән котлыйм! Бу православие динен тотучыларның иң зур бәйрәмнәренең берсе, ул гаделлекнең тантана итүе символы, яхшылыкның явыз көчләрне җиңүенә ышану билгесе.

Безнең барыбыз кешегә икмәк кенә җитмәвен яхшы беләбез. Икътисади һәм социаль проблемаларны христианнар һәм гомумкешелек кануннары – үтермә, урлама, якыннарыңа явызлык теләмә – сакланмаган җәмгыятьтә уңышлы хәл итеп булмый. Нәкъ менә шуңа күрә дә безнең барыбыз өчен рухи һәм әхлакый башлангычларны үстерү, гореф-гадәтләргә сакчыл карау, кеше хәленә керә белү, шәфкатьлелек тәрбияләү мөһим. Иң шатлыклы православие бәйрәмендә өйләрегездә һәм гаиләләрегездә яхшылыкка, тынычлыкка, мәхәббәт һәм бәхеткә ышану хөкем сөрүен телим.

Сезнең һәр көнегез җитештерүчән хезмәт һәм бәяләп бетергесез кыйммәтләр белән тулы булсын!

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П.Афанасьев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев