Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Туган көнең белән, район газетабыз!

Якшәмбе көнне, 2019 елның 8 декабрендә, “Камская новь" газетасына 99 яшь тула. Ул Татарстанның яшьтәше, республикабыз газеталарының иң өлкәннәренең берсе.

Бу вакыт эчендә журналистларның бер генә буыны алышынмады. Аның исеме дә унбер тапкыр алышынды: «Лаишевские вести», «Соха и молот», «Большевистский путь», «Сталинское знамя», «Прикамье», «Путь победы», «Камская новь»…  

Нинди генә авыр вакытлар булмасын, «Камская новь» һәм «Кама ягы» даими чыгып килделәр, чорлар алышыну, кеше язмышлары, район һәм республика казанышлары турында сөйләделәр. Алар чын елъязмага әйләнде.  

Киләсе 2020 ел безнең өчен икеләтә юбилей елы булачак: газетага 100 ел тула һәм ун меңенче сан чыгычак. Ә редакция коллективы, элеккечә, район өчен, кешеләр өчен эшли һәм «Камская новь» һәм «Кама ягы»ның элекке буын хезмәткәрләре тарафыннан нигез салынган данлы традицияләрне дәвам итә. 

Реклама хокукларында 16+   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев