Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Укытучылар көне белән!

Хөрмәтле педагоглар, педагогик хезмәт ветераннары! Һөнәри бәйрәмегез белән иң җылы котлаулар кабул итегез!

Безнең һәркайсыбыз тормышында үз Укытучысы – зирәклеге, җан юмартлыгы, тирән белемнәре белән үзебезнең эчке дөньябызны аңларга ярдәм иткән, аны баеткан, киләчәкне төзергә өйрәткән кеше бар.

Сез – безнең мәгариф системасының төп байлыгы. Сезнең түземлегегез, үз эшегезне яратуыгыз аркасында укучыларның сәләтләре ачыла һәм тормышка аша. Илебезнең мәгариф системасында тупланган барлык уңай якларны саклап, тәҗрибә һәм белемнәрне таратуга булышучы педагогик инновацияләрне актив кулланасыз.

Хөрмәтле педагоглар! Хезмәтегез өчен эчкерсез рәхмәтебезне кабул итегез. Мәгариф системасына гомеренең иң яхшы елларын биргән, ә хәзер лаеклы ялда булганнарга да зур рәхмәт. Сез балаларга юмарт тараткан җан җылыгыз үзегезгә сәламәтлек, бәхет һәм районыбыз һәм Россия киләчәге хакына яңа игелекле гамәлләр кылу өчен энергия булып әйләнеп кайтсын.

Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы И.Ф.Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев