Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ун мең сан укучылар белән

“Кама ягы”ның бүгенге санына карасагыз, сезне искиткеч ачыш көтә – бу сан юбилей саны.

100 ел эшләү дәверендә газета илдәге, республикадагы, райондагы тарихи үзгәрешләр шаһиты булды, чорларның алышынуы, кешеләр язмышлары турында сөйләде, вакыйгалар елъязмасын алып барды.

Лаеш районында чыгарыла торган газета ике дәүләт телендә: «Камская новь» - рус һәм «Кама ягы» - татар телендә чыга. Камская новь 1920 елның 8 декабреннән, ә «Кама ягы» 1945 елдан бирле чыгарыла.

Сугыштан соңгы елларда «Большевистский путь» (хәзер «Камская новь») һәм «Большевик юлы» (хәзер «Кама ягы») газеталары республикада иң яхшылардан санала. «Кама ягы»ның беренче мөхәррире Мөдәррис Мостафин искә төшергәнчә, Лаеш газетчыларының эш тәҗрибәсе турында зур булмаган брошюра чыгарылган. Редакциягә дистәләгән эшче һәм авыл хәбәрчеләре яза. Аларны һәм стена газеталары редакторларын редакция конференциягә, слетларга җыя. Конкурслар үткәрелә, иң яхшы авторларны бүләклиләр. «Камская новь»та өч ел эшләгәннән соң, аның мөхәррире Виктор Казаков «Советская Татария» газетасының үз корреспонденты һәм авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире була.

Совет елларында авыл хуҗалыгы җитештерүенә һәм аның халкына зур игътибар бирелә. Мөхәррир Валерий Беляев вакытында безнең газета базасында эксперимент үткәрелә: урып-җыю вакытында «КН» атнага алты тапкыр ике битле итеп чыгарыла. Ул журналистларның оперативлыгын, һөнәри осталыгын һәм киеренке эшен таләп итә.

80нче елларда «КН» редакциясе КДУның журналистика бүлегенең эксперименталь базасына әверелә. 1986 елның декабрендә безнең газета Константин Курановның «Отечества и дым нам сладок и приятен» дигән мәкаләсен бастыра, анда ул Гавриил Державинның мемориаль музеен булдырырга тәкъдим итә. Редакция әлеге хыялны тормышка ашырырга алынган Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазинаны хуплый. Хәзер районда бөек шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе исемен йөртә торган искиткеч музей бар. Бу бәйрәм һәм Державинның 260 еллык юбилее уңаеннан 2003 елда газета тарихында беренче тапкыр төсле саннар чыгарыла.

Кама ягы төрле чорларда журналист кадрлар булдыручы урын, алар өчен старт мәйданчыгы булды. Шагыйрь һәм язучы, Россия язучылар берлегенең Чиләбе бүлеге рәисе Анатолий Белозерцев дистә еллар дәвамында Чиләбедәге «Возрождение Урала», «Алое поле» газеталарын редакцияли, «Камская новь» редакциясе белән даими элемтәдә тора. КДУның журналистика факультетын тәмамлаганнан соң, Людмила Евграфова (Хәбибуллина) «Камская новь»ка җибәрелә. Ул тиз арада безнең район газета укучыларының абруен яулый, аннары күп еллар «Шешминская новь» газетасының әйдәп баручы журналисты була, шигъри җыентык чыгара. Күптән түгел Кама Аланында «Посиформ» газетасы редакторы булып эшләгән Светлана Петрова журналистлык эшчәнлеген «Камская новь»та башлап җибәрә.

Хәзерге вакытта газета үзенә нигез салучыларның иң яхшы традицияләрен дәвам итә, аларны үстерә. «Камская новь» газетасы кубогына 40 елдан артык үткәрелә торган шахмат турниры бик популяр. Ә соңгы берничә елда төрле тематикалар буенча фотографияләр конкурслары популярлаша бара.

Газета замана белән бергә атлый: редакция заманча техника белән җиһазландырылган, узган ел яңа эш автомобиле алды. Камская новь һәм Кама ягы  социаль челтәрләрдә үз урынын киңәйтә, Лаеш районыннан читтә дә укучылар абруен яулый.

Замана катлаулы булуга карамастан, газета укучыларыбызны актуаль һәм кызыклы материаллар белән сөендерүен дәвам итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев