Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җәйне күңелле бәйрәм белән озатабыз

Каипыда зурлап барысы яратып өлгергән Авыл көнен өченче мәртәбә үткәрделәр.

Искиткеч матур аяз көн халык күңел ачуына ярдәм генә итте. Авылның мәдәният йорты белән күл арасындагы төп мәйданы күңелле ярминкәне хәтерләтә иде – урамнарны шарлар һәм гирляндалар белән бизәгәннәр, күңелле музыка яңгырый, бала-чага җыела башлады. Авыл көне нәкъ менә балалар бәйрәменнән башланды. Аниматор Лилиана Вәлиева малайлар һәм кызлар өчен кызыклы уеннар үткәрде, аларда катнашучылар  татлы бүләкләр алдылар.

Бәйрәм башланганда импровизацияләнгән “тамашалар залы” шыгрым тулы иде. Яхшы кәеф алу өчен Каипыда, Бимада, Зимняя Горкада һәм башка күрше авылларда яшәүчеләр килгәннәр... Сувенир лавкалары ачылды, күңелне күтәрә торган музыка яңгырый, ә кыр кухнясында ботка пешә. Бәйрәмне башларга вакыт.

Концерт чакырылган артистлар чыгышыннан башланды. Каипыда Лаеш районының иҗади коллективлары чыгыш ясадылар: Урта Девятоводан “Рябинушка”, Сокурыдан “Зоренька” һәм 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогыннан “Индиго”. “Минем авылым, туган авылым” дип исемләнгән бәйрәм программасы авыл тарихы һәм Лаеш районында яшәгән халыклар гореф-гадәтләре турында сөйләүче театральләштерелгән тамашадан башланды. Бәйрәм кунакларын Татарстандагы гадәт буенча ипи-тоз һәм чәкчәк белән сыйладылар.

Кичәнең төп йолдызы Татарстан Республикасының атказанган артисты Гөлнара Тимерҗанова булды – ул Зимняя Горкада яши. Ул үзенең иң яхшы җырларын башкарды, аның көйләренә иң актив һәм кыю тамашачылар бии дә башладылар. Туган авылларының яшь җырчыларын һәм биючеләрен алкышларга күмделәр.

-Бүген без дуслар янәшәсенә җыелдык, - дип мөрәҗәгать итте авылдашларына Егорьево авыл җирлеге башлыгы Рифат Хәмидуллин. – Безнең авылның үсүе һәм матурлануы белән горурланабыз. Йортлар төзелә, урамнарда балалар саны арта. Бу матур җәйге көндә барыгызга саулык, сәламәтлек, гаилә бәхете, озын гомер, имин тормыш телим.

Егорьево авыл җирлегенең атказанган яшәүчеләре бүләксез калмады. Утыз елдан артык фельдшер булып эшләгән Екатерина Фадеева мактау грамотасына лаек булды. Күптән түгел алтын туйларын билгеләп үткән Людмила һәм Александр Киселевлар аерым бүләк алдылар. Үсеп килүче буынны да онытмадылар – Каипы мәктәбе укучысы Дмитрий Гусев инглиз теле буенча республика олимпиадасында җиңде. Басу хезмәтчәннәренә, укытучыларга, мәдәният хезмәткәрләренә һәм яшь гаиләләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Авыл халкы караңгы төшкәнче күңел ачты. Аларны тәм-томнар һәм күңелле конкурслар көтте. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Каипы Лаеш районы

2
X