Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

150 меңлек грант Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена китте.

Республика социаль проектлар конкурсы төгәлләнде. Ул "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы инициативасы һәм ярдәме белән үтте. Җомга көнне аның җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Грант (акчалата бүләк) алуга сертификат Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазинага да тапшырылды. Конкурс социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча халык проектларына ярдәм...

Республика социаль проектлар конкурсы төгәлләнде. Ул "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы инициативасы һәм ярдәме белән үтте. Җомга көнне аның җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Грант (акчалата бүләк) алуга сертификат Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазинага да тапшырылды.

Конкурс социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча халык проектларына ярдәм итү һәм аларны республика халкының актив катнашуында гамәлгә ашыру өчен үткәрелде. "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы идеясен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Грант фондының гомуми күләме 35 миллион сум тәшкил итте. Һәр муниципалитет иң актуаль ике социаль проект тәкъдим итәргә хокуклы иде. Лаеш районыннан Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина проекты җибәрелде.

Конкурс үзе ике этапта үтте. Беренчесендә үз проектыңны тәкъдим итәргә һәм якларга кирәк иде. Аңа сорау барлыгын һәм аның актуальлеген расларга. Фәридә Гафиулловна моны эшли алды.

-Районнар күп төрле юнәлештәге проектлар тәкъдим иттеләр, - дип сөйли Фәридә Мортазина. - Экстрим-парклар, уен мәйданчыклары төзү, юлларга һәм балалар сәламәтләндерү лагерьларына капиталь ремонт ясау һәм башкалар. Музей проектларын дүрт район тәкъдим итте. Аларның һәркайсы үзенчә яхшы иде, тик жюрига сайларга туры килде. Без конкурсның барлык таләпләренә җавап бирүчеләр арасында булып чыктык. Без сайлаган теманың актуальлеге ("Лаеш районында почта тракты һәм элемтә тарихы белән кызыксыну уяту") һәм аны тормышка ашыру юллары комиссия карарында зур роль уйнады. Проект кысаларында без "Фронт хатлары" буклеты бастырырга, мәктәп укучыларын Бөек Ватан сугышы чорында почта элемтәсе эше белән бәйле тикшерү эшенә җәлеп итәргә планлаштырабыз. Хәзерге вакытта музейда күп санлы солдат хатлары бар. Быел гына да сугышта катнашкан Эдуард Иосифович Левандовскийның үз кулы белән язылган 58 хаты өстәлде. Моннан тыш, сугыш елларында район тормышы турында сөйләүче буклет чыгарачакбыз. Проектны яклау вакыты чикләнгән иде - биш минут бирелде.

Әмма Лаеш ягы музее директоры бу бурычны башкарып чыга. Социаль проектлар конкурсының икенче туры анда катнашучылардан башка гына уза. Комиссия тапшырылган документларны тагын бер кат җентекләп тикшерә һәм үз карарын чыгара.

Җиңгән проектлар буенча барлык эшләр дә быелның беренче октябренә кадәр төгәлләнергә тиеш. Аларны тормышка ашыру барышын ТР икътисад министрлыгы һәм "Бердәм Россия" төбәк бүлеге активистлары күзәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев