Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Алма спасы

Олы Кабанда 19 августта православие динен тотучыларның яраткан бәйрәмнәренең берсе - Алма спасы булды. Ул августта билгеләп үтелә, халык аны җәйнең үтүе һәм көзнең якынлашуы белән бәйли. Олы Кабан күптәннән православие дине тотучыларның игътибар үзәгендә - монда Лаеш районының борынгы чиркәүләренең берсе урнашкан. Бераз тарих Бернче гыйбадәтханә авылда дүрт йөз...

Олы Кабанда 19 августта православие динен тотучыларның яраткан бәйрәмнәренең берсе - Алма спасы булды. Ул августта билгеләп үтелә, халык аны җәйнең үтүе һәм көзнең якынлашуы белән бәйли.

Олы Кабан күптәннән православие дине тотучыларның игътибар үзәгендә - монда Лаеш районының борынгы чиркәүләренең берсе урнашкан.

Бераз тарих

Бернче гыйбадәтханә авылда дүрт йөз еллап элек төзелгән һәм Казан архиепискобы Святитель Гурий тарафыннан изгеләндерелгән. ХIХ гасырда ул реконструкцияләнә: аш бүлмәсе киңәйтелә, 1860нчы елларда кирпечтән койма салына. Ул барокко стилендә классицизм юнәлешенең аерым элементларын кулланып төзелгән. ХVII- ХIХ гасырларның архитектура һәйкәле булып тора. Ул беркайчан ябылмаган. (http://www.tatarstan-mitropolia.ru\t).

Быел бәйрәм аеруча тантаналы иде: авыл бәйрәменә һәм Алма спасына Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан җитәкчелек итте. Аны гыйбадәтханә янында Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев каршылады. Гыйбадәтханә гөмбәзе астында Денис Рогов җитәкчелегендәге архиерей ирләр хорының искиткеч тавышлары яңгырады. Митрополит литургия кылды. Изге Евангелиены укыгач архипастырь дога кылучыларга вәгазь сөйләде. Феофан атакай ышанычны сакларга, мәхәлләне төзекләндерүдә актив катнашырга, иминлектә һәм тату яшәргә, үз балаларын гыйбадәтханәгә һәм якшәмбе мәктәбенә йөрергә өйрәтергә өндәде. Дин әһелләре һәм дин тотучылар гыйбадәтханә тирәсендә качлы йөрү ясадылар.

Гадәт буенча виноград һәм яңа уңыш җимешләре аруландырылды. Ә аннан соң авыл бәйрәменә килгән кунакларга иҗат коллективлары концерт номерлары күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район

2
X