Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Авылым - горурлыгым

Туган җир, туган авыл - йөрәккә якын сүзләр. Һәр кешенең туган йорты, нигезе бар. Олыгая барган саен һәрберебезнең җаны, сагышы балачак хатирәләренә, авылының болын, урманнарына тартыла. Кече Елга минем туган җирем. Галимнәр раслаганча, Кече Елга авылы бик борынгы авыллардан санала. Анда да күңелгә якын искиткеч болын, урманнар һәм үзенчәлекле атамалар...

Туган җир, туган авыл - йөрәккә якын сүзләр. Һәр кешенең туган йорты, нигезе бар. Олыгая барган саен һәрберебезнең җаны, сагышы балачак хатирәләренә, авылының болын, урманнарына тартыла. Кече Елга минем туган җирем. Галимнәр раслаганча, Кече Елга авылы бик борынгы авыллардан санала. Анда да күңелгә якын искиткеч болын, урманнар һәм үзенчәлекле атамалар белән йөртелгән урыннар бар. Ә ул атамаларны гыйбрәтле риваятьләргә нигезләнеп авыл халкы үзе кушкан. Мәсәлән, Кашан урманы, Җикәнне урманы, Аппагым кабере, Коры елга башы һәм башка шундый урыннар. Бу атамалар буыннан буынга күчә, алар тарихыбызны онытырга ирек бирми, даими искәртеп тора. Кеше үткәнен, тарихын белеп яшәргә тиеш.

Ә нигә соң әле без дә тарихка кереп калырлык ир-егетләребез булганда шундый истәлекле атамалар калдырмаска?

Без авыл кешеләре белән бергәләп ике ел кыш көне Шамил салган эздән .Аның соңгы көннәрендә эшләп калдырган күперенә, бергәләп чаңгы шуган тауга авыл халкы Ак калфак оешмасы тәкъдиме белән Шамил күпере исеме бирде. Аннан соң авылда яшәүчеләр белән аның рухына коръән укыдык. Бездән үрнәк алып балаларыбыз, оныкларыбыз да мондый гамәлләрне дәвам итәләр дип өметләнәбез. Әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләребез сакланыр, яңарыр, ә бу үз чиратында буыннар чылбыры өзелмәскә ярдәм итәр.

Г. Вәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район