Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Балалар рәсемнәре конкурсы

2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга багышланган балалар рәсемнәре республика конкурсы җиңүчеләре Татарстанстаттан сан алу девизы һәм эмблемасы булган сувенирлар алачак. Республикада әлеге сан алуга багышланган балалар рәсемнәре конкурсы игълан ителде. Татарстан мәктәпләренең 1-11 сыйныф укучылары конкурста катнашырга чакырыла. 14 яше тулмаганнарга рәсем белән бергә ата-аналарының (уллыкка алучы, опекун)...

2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга багышланган балалар рәсемнәре республика конкурсы җиңүчеләре Татарстанстаттан сан алу девизы һәм эмблемасы булган сувенирлар алачак.

Республикада әлеге сан алуга багышланган балалар рәсемнәре конкурсы игълан ителде. Татарстан мәктәпләренең 1-11 сыйныф укучылары конкурста катнашырга чакырыла. 14 яше тулмаганнарга рәсем белән бергә ата-аналарының (уллыкка алучы, опекун) берсенең конкурста катнашуга ризалыгы турында язма гариза тапшырырга кирәк.

Сайлап алу өч номинациядә - "Кечеләр" (1 дән 4 сыйныфка кадәр), "Уртачалар" (5 тән 8 сыйныфкача) һәм "Өлкәннәр" (9 дан 11 сыйныфка кадәр) буенча үткәрелә. Катнашу тәртибе һәм шартлары турында тулырак ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының https://agro.tatar.ru/rus/fiIe/pub/pub_513346.pdf сайтыннан яки "Кама ягы" сайтыннан укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район конкурс

2
X